16+

15 яшьлек Камилә Вәлиева сәясәт акулалары һөҗүменә дучар...

Спортны тәки сәясәт белән буташтырып бетерделәр. Пекиндагы Олимпиада барышында фигуралы шуу буенча чемпионкабыз Камилә Вәлиева канында допинг табылуы турындагы хәбәр бөтен дөньяны шаулатты. Россия командасы алтын медаль яулады гына, шул ук көнне, янәсе, тест нәтиҗәләре билгеле булды.

15 яшьлек Камилә Вәлиева сәясәт акулалары һөҗүменә дучар...

Спортны тәки сәясәт белән буташтырып бетерделәр. Пекиндагы Олимпиада барышында фигуралы шуу буенча чемпионкабыз Камилә Вәлиева канында допинг табылуы турындагы хәбәр бөтен дөньяны шаулатты. Россия командасы алтын медаль яулады гына, шул ук көнне, янәсе, тест нәтиҗәләре билгеле булды.

Шунысы кызык, анализлар былтыр декабрьдә үк ясалган. Бу очракта билгеле мәгълүм сүзләр искә төшә: “Былтыр кыстырган бармак турында кычкыралармы быел?” Әйтерсең, россиялеләрнең чемпион булуын гына көткәннәрмени! Моңарчы кая караганнар соң ул белгечләр? Имеш, лабораториядә эшләүче табиблар коронавирус белән авырган, шуңа күрә нәтиҗәләре әле генә фаш ителгән. Моның махсус эшләнелгәне көн кебек ачык.

Бүген Спорт арбитраж суды Камилә Вәлиевага Олимпиаданың шәхси ярышларында катнашырга рөхсәт бирде, гәрчә оешма утырышында Россиянең команда турниры чыгышы белән бәйле сораулар бөтенләй каралмаган. Кыска гына итеп әйткәндә, илебез спортчыларына алтын медальне бирәчәкләрме-юкмы, анысы әлегә билгесез. Экспертлар фикеренчә, әле Камилә Вәлиева шәхси ярышларда җиңгән очракта да, пъедесталга менгезүләре шик тудыра. Шушы сорауларны ачыклау буенча башка утырыш булачак икән. Спорт арбитраж судын исә безнең Камиләнең «сакланылучы зат» (16 яше тулмаган) булуы һәм допинг-тестның нәтиҗәсе вакытында әйтелмәве уңай карар чыгаруга этәргән.  АКШның Олимпия комитеты җитәкчесе Сара Хиршланд әлеге вакыйганы бик тискәре яктан искә алды. Аның фикеренчә, бу карар күңелсезләнергә мәҗбүр итә, чөнки спортчылар үзләренең чиста кырда уйнауларын белеп торырга тиеш, әмма Камилә Вәлиевага Олимпиадада чыгыш ясарга рөхсәт бирүләре аларны шушы хокуктан мәхрүм итте. “Әлеге вакыйга Россиянең чиста спортка карата хөрмәтсезлеген күрсәтә, – дип белдерде ул. Бу сүзләрдән соң шушы шау-шуның кемгә кирәклеген аңлагансыздыр инде. Шунысын да әйтергә кирәк, Россия фигуралы шуу буенча алтын медаль яулаган ярышта икенче урында нәкъ менә АКШ спортчылары калды.  

Әлеге процесс барган мәлдә Камилә Вәлиева күнегүләрен дәвам итте. Шуның берсендә аның тиешле программа урынына бүтәнен башкаруы һәм бозда өч мәртәбә егылуы хакында хәбәрләр булды. 15 яшьлек кызга һөҗүм башлаган сәясәт акулаларының максаты да шуннан гыйбарәттер дип уйлыйм мин: алар спортчыбызның нервысында уйнап, теңкәсенә тиеп, эчке халәтенә зыян салырга тели. Ә мондый эшнең нәтиҗәсе бик тискәре булырга мөмкин, ул да булса – чемпионның начар чыгыш ясавы. Шунысы гаҗәпләндерә: ни өчен чып-чын спорт ярышларына сәясәт чаткыларын кертәләр икән? Камиләнең барысыннан да көчлерәк булуын бөтен дөнья белә, әнә ул Олимпиада тарихында беренче мәртәбә дүрт тапкыр сикерү күренешен күрсәтте. Россияленең лидер булуы күпләрне борчыйдыр инде. Бу көчле спортчыны шахмат тактасыннан алып атуның бер ысулы кебек күренә. Шулай булган очракта Олимпиаданың мәгънәсе үк үзгәргән булып чыга бит!

Илнең Олимпия комитетының почетлы президенты Александр Жуков бу хәл турында болай ди: “Бу көннәрдә Камилә зур стресс кичерде. Шулай да тиздән ул үзенең иң көчле шәхси чыгыш ясаучы фигуралы шуу буенча белгеч булуын раслар. Мин ярышларны күзәтеп барачакмын һәм Камилә өчен җан атачакмын”. Без дә шулай ук. Камилә, алга!

Рәсим Хаҗиев

Фото: https://fsrussia.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading