16+

2023 елгы "Манзара" премиясендә хәтта оттырган көрәшче дә акчалата бүләк алачак!

14 гыйнвар көнне Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда “Манзара” спорт һәм музыка премиясен тапшыру тантанасы узачак. Быел җиденче тапкыр үткәрелүче әлеге чара милли-мәдәни традицияләрне саклау һәм үстерү, милли көрәшне популярлаштыру максатыннан оештырыла.

2023 елгы "Манзара" премиясендә хәтта оттырган көрәшче дә акчалата бүләк алачак!

14 гыйнвар көнне Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда “Манзара” спорт һәм музыка премиясен тапшыру тантанасы узачак. Быел җиденче тапкыр үткәрелүче әлеге чара милли-мәдәни традицияләрне саклау һәм үстерү, милли көрәшне популярлаштыру максатыннан оештырыла.

“Әлеге чараны җиде ел элек Айдар Шәймарданов үткәрә башлады. Башта бу хакта көрәшче егетләр аша гына ишетеп белдем. Чынлап та, бу – көрәшчеләр өчен бик кирәкле проект. Без Татарстан көрәш федерациясе Президиумы рәисе Марат Әхмәтов белән бу проектны хуплап алдык, мөмкин булганча ярдәм итәбез. Биредә төрле шәһәр-районнарның Сабан туе батырлары, Россия һәм дөньякүләм ярышларда җиңү яулаган көрәшчеләр – иң-иңнәре катнаша”, - диде ТР Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов. 

Ул татар көрәшенә игътибарны арттыру, тамашачыларны кызыксындыру нияте белән проектка төрле яңалыклар кертелүе турында да әйтте. Мәсәлән, бер тапкыр көрәшеп оттырган көрәшчегә 10 мең сум күләмендә акча биреләчәк. Ә инде мәйданга ике тапкыр чыккан көрәшче 20 мең сум белән бүләкләнәчәк. Сүз уңаеннан, баш батыр – 100, икенче урын иясе – 75, өченче урын алучы – 50, дүртенче урын иясе 25 мең сум акча алачак.

“Акчага гына бәйләнеп калмый, биредә җиңү - көрәшчеләр өчен дәрәҗә, мәртәбә, үзеңне күрсәтү мөмкинлеге”, - ди Хәлил Шәйхетдинов. “Манзара” премиясенең генераль директоры Айдар Шәймарданов сүзләренчә, элек көрәшкән егетләр “Манзара” ярдәме белән көрәшкә яңадан әйләнеп кайткан. 

“Спорт юнәлешенә яңа сулыш кертү максаты белән быелгы чарада Рәнис Галимуллин белән Ильмир Төхвәтуллин көрәшәчәк. Җиңүчегә иганәчебездән акчалата бүләк каралган. Моннан тыш, көрәшкә зур гәүдәле – 130 килограммның теге ягындагы көрәшчеләрне дә кертергә булдык. “Мин дә көрәшим әле”, - дип мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Әйтик, Динар Гатиятовның иң зур хыялы – “Манзара”да катнашу икән”, - диде Айдар.

Баксаң, Рәнис Галимуллин күптәннән Ильмир Төхвәтуллин белән көрәшергә хыялланган булган. “Ильмир да күрешкән саен: “Кайчан көрәшәбез инде?” – дип әйтә иде. Моңа кадәр безнең көрәшкән булмады. Хәзерге вакытта Ильмир - 90 кг авырлыктагы иң көчле көрәшчеләрнең берсе. “Манзара”га чакырганы өчен Айдарга зур рәхмәтемне белдерәм”, - диде тумышы белән Теләчедән булган, әмма хәзерге вакытта Лаеш районы өчен көрәшүче Рәнис Галимуллин.

“Манзара”да Радик Сәлахов, Раил Нургалиев, Булат Мусин, Рәнис Гыйләҗетдинов, Рәдис Сәмигуллин, Ренат Дәүләтшин, Илдар Шабаев, Алмаз Галиуллин, Руслан Рәфиков, Дилүс Закиров, Руслан Газизуллин, Эльдар Хәмитов, Ришат Гайнетдинов һәм башка көрәшчеләр катнашыр дип көтелә. 

Быелгы “Манзара”ның тагын бер үзенчәлеге шунда: билет сатудан кергән акчаларның бер өлеше махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән егетләргә гуманитар ярдәм буларак җибәреләчәк. 

Концерт программасына килгәндә, “Манзара” премиясендә Салават Фәтхетдинов, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм “Казан егетләре” чыгыш ясаячак. Шуны да әйтергә кирәк, 14 гыйнвар көнне 12:00 сәгатьтә “Ак Барс” көрәш сараенда балалар өчен Кыш бабай катнашында күңел ачу программасы булачак. Төрле уеннар һәм бүләкләр каралган. Ә инде төп тамаша 13:00 сәгатьтә башлана.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading