16+

«Ак Барс» яңа сезонга әзерләнә

«Ак Барс» яңа сезонга әзерләнә. Белүебезчә, Казан хоккей клубына яңа баш тренер килде. «Яңа» диюебез шартлы рәвештә генә, Валерий БЕЛОВ команданы Зиннәтулла Билалетдинов җитәкләгәндә үк тренер иде. Хәзер «барс»лар дилбегәсе аның кулына тапшырылды. Тренерның «Российская газета»га биргән интервьюсын тәкъдим итәбез.

«Ак Барс» яңа сезонга әзерләнә

«Ак Барс» яңа сезонга әзерләнә. Белүебезчә, Казан хоккей клубына яңа баш тренер килде. «Яңа» диюебез шартлы рәвештә генә, Валерий БЕЛОВ команданы Зиннәтулла Билалетдинов җитәкләгәндә үк тренер иде. Хәзер «барс»лар дилбегәсе аның кулына тапшырылды. Тренерның «Российская газета»га биргән интервьюсын тәкъдим итәбез.

- Валерий Геннадиевич, Россия җыелма командасының дөнья чемпионатында җиңүе белән тәмамланган шактый озын сезоннан соң ял итеп өлгерә алдыгызмы?
- Әйе, сезон чынлап та авыр булды, ләкин нәтиҗәсе күңелгә хуш килерлек. Чемпионатта җиңү, Мәскәүдә тантаналы каршы алулар... Мондый кабул итү өчен җанатарларга рәхмәт! Чемпионаттан соң «Ак Барс»та эш башланды. Шулай да гаиләбез белән Грециядә бер атна ял итеп кайтырга өлгердек.
- Күрүебезчә, состав әле тулы түгел...
- Без Россия һәм Финляндия җыелма командалары уенчылары белән алдан ук бер атнага соңрак җыелырга сөйләшеп куйган идек. Дөнья чемпионатыннан соң уенчылар бик нык арыды. Әлегә составта җиде хоккейчы юк (россияле Илья Никулин, Константин Барулин, Константин Корнеев, Алексей Терещенко, финляндияле Яркко Иммонен, Нико Капанен, Янне Песонен). Яшь уенчылар исә медицина тикшерүе үтә.
- Командада бер легионер вакансиясе бар. Кайсы позицияне ныгытырга телисез?
- Нәкъ менә шуның турында уйланабыз әле. Теләсә кайсы позициягә, шул исәптән капкачы да алырга мөмкинбез. Сакчымы, һөҗүмчеме яки капкачымы - безгә кайсы кирәгрәк икәнен ахыргача аңлап бетермәдек әле.
- Контракты гамәлдә булган капкачы Петри Веханен командада уйнаячакмы?
- Юктыр, мөгаен. Аның кайбер гаилә мәшәкатьләре килеп чыкты. Шуңа Финляндиягә кайтып китте ул.
- Үткән елгы җәнҗал аркасында Казаннан китәргә мәҗбүр булган «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Обуховның кайтуы зур резонанс тудырды. Бу хәлне шәрехләп китегезче.
- Беренчедән, аны үткән туган көне белән котлыйсым килә. Ул барысын да аңлаган дип уйлыйм. Ә хоккейчы буларак, ул безгә кирәк.
- Сезонга куелган максатлар турында сорамыйча кала алмыйбыз.
- Максатлар бик югары. Нәтиҗәле уен күрсәтәчәкбез.
«Ак Барс» КХЛның 2012/2013 сезонын 6 сентябрьдә «Северсталь»гә (Череповец) каршы үз мәйданында ачып җибәрә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading