16+

Алдан кычкырып куярга ярамый

Футбол Россиядә иң популяр спорт төре булып саналуга, премьер-лига клублары бюджетларының кайбер чит ил клубларының борынына чиртерлек булуга да карамастан, Россияне футбол иле дип берничек тә атап булмый. Амбицияләр зур булса да, безнең уенчыларның һөнәри осталыгы, кызганыч, Европаның абруйлы лигаларында ныгып калу өчен җитми.

Алдан кычкырып куярга ярамый

Футбол Россиядә иң популяр спорт төре булып саналуга, премьер-лига клублары бюджетларының кайбер чит ил клубларының борынына чиртерлек булуга да карамастан, Россияне футбол иле дип берничек тә атап булмый. Амбицияләр зур булса да, безнең уенчыларның һөнәри осталыгы, кызганыч, Европаның абруйлы лигаларында ныгып калу өчен җитми.


Сергей Фурсенко Россия футбол берлеген җитәкләгән көнне үк ил җыелма командасының киләчәктә дөнья чемпионы булачагына ышаныч белдергән иде. Моны үз кырында үз тамашачысы алдында исбатларга форсат та чыгарга тора. Россия 2018 елгы мундиальне кабул итү хокукын алды. Танылган футбол эксперты Александр Бубнов шушы көннәрдә «Советский спорт» басмасына биргән интервьюсында Фурсенконың кайбер амбицияле фикерләренә гаҗәпләнүен белдерә. Шул ук вакытта ул ил җыелма командасының быел җәй Польша белән Украинада узачак Европа чемпионатындагы шансларын бәяли.
- Сергей Фурсенконың Россия җыелма командасы 2018 елгы дөнья чемпионатының алтын медальләрен яулый ала дигән фикере мине бик гаҗәпләндерә. Дөнья чемпионатын түгел, быелгы Европа чемпионатын да ота алмаячакбыз. Фурсенконың бу хактагы фикерләре үзенә үк зыянга эшләргә мөмкин. Дөрес, ул, футбол функционеры буларак, югары максатлар куеп, аңа чын күңеленнән ышанырга, шуңа омтылырга хокуклы. Ә минем, футболда профессионал буларак, алай дип ышанырга хакым юк. Без эмоцияләргә түгел, фактлар һәм аргументларга таянып эш итәбез.
Евро-2012 дә безнең ил җыелма командасы өчен иң югары дәрәҗә төркемнән чыгу булачак, дип уйлыйм. 2018 елгы мундиальгә кадәр әле Бразилиядә узачак дөнья чемпионаты һәм Франциядәге тагын бер Европа чемпионаты бар. Бу ярышларның финал өлешенә чыгарбыз дип кистереп кенә әйтеп булмый.
Чагыштырып карагыз: бүген «Барселона» нинди тактик-техник гамәлләр башкара да, безнең иң яхшы клублар ничек уйный - җир белән күк арасы бит. Ә Испания җыелма командасы, нигездә, «Барселона» һәм «Реал» уенчыларыннан тупланган. Безнең нинди шартларда уйнаганны күз алдына китергәннән соң, ничек итеп 2018 елда чемпион булабыз дип уйларга була?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading