16+

Алтын бүләк иткән Алия

Безнең өчен бик үк уңышлы узмаучы Лондон Олимпиадасы шулай да россиялеләрне вакыт-вакыт сөендереп, горурландырып ала. 17 яшьлек Алия МОСТАФИНА - горурлык хисе уятучы спортчыларыбызның берсе.

Алтын бүләк иткән Алия

Безнең өчен бик үк уңышлы узмаучы Лондон Олимпиадасы шулай да россиялеләрне вакыт-вакыт сөендереп, горурландырып ала. 17 яшьлек Алия МОСТАФИНА - горурлык хисе уятучы спортчыларыбызның берсе.

Спорт борысларында уңышлы чыгыш ясап, гимнаст кыз карьерасында тәүге тапкыр Олимпия чемпионы исемен яулады. Бу җиңү икеләтә әһәмиятле: моннан 12 ел элек Сидней Олимпиадасында Светлана Хоркина җиңү яулаганнан соң, Россия командасында әлеге снарядта алтын медаль алучы булмаган иде. Шулай итеп Алия Лондоннан медальләрнең тулы комплектын туплап кайтып китәчәк. Аның исәбендә, алтын медальдән тыш, бер көмеш һәм ике бронза медаль дә бар бит әле.
Ә бит бу Олимпиада бөтенләй Алиясез генә узарга мөмкин иде. 2010 елгы дөнья чемпионатында шәхси беренчелектә җиңү яулаган кыз 2011 елгы Европа беренчелегенә бары алтын медальләр өчен көрәшергә дип килгән иде. Тик язмыш сынау әзерләгән булып чыкты. Финал ярышларының беренче төрендә үк спортчы кыз тезен җәрәхәтләп, җитди травма алды. Шул сәбәпле ул бер ел диярлек ярышларда катнашудан мәхрүм булды. Шуңа да аның Олимпиадага кадәр тиешле форманы җыя алуы икеле иде. Әмма аның көчле характеры авырлыкларны җиңеп, үзенең команданың чын лидеры булып калырга сәләтле икәнен тагын бер кат раслады.
Әтисе Фәргать Мостафин, Алиянең Олимпиадада җиңүеннән соң: «Мин кызым, аны әзерләүгә күп көч куйган тренеры Александров өчен бик сөендем. Ул Алияне катлаулы характерлы кыз дигән иде. Ләкин бит гадәти кешеләр спортка килми, Аның авыр травмадан соң тернәкләнүе - тренерлар штабының зур казанышы», - дип белдерде.
Алияне спорт гимнастикасы белән үз вакытында нәкъ менә әтисе дуслаштыра да инде. Үзе көрәшче, 1976 елгы Олимпиада призеры, 1974, 1975 елларда дөнья чемпионы исемен яулаган Фәргать Мостафин кызын ЦСКА спорт клубының гимнастика залына илтә. Туксанынчы еллар азагының ил өчен катлаулы чор булуын күздә тотсак, Алияне спортка бирү, иң беренче чиратта, баланың буш вакытын калдырмау, җитди эш белән шөгыльләндерү максатыннан була. Алия 2007 елда, мәктәп укучылары Спартакиадасында берьюлы биш алтын медаль яулап, әти-әнисенең тырышлыгы бушка китмәвен раслый.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ:
Алия Фәргать кызы МОСТАФИНА - Россиянең атказанган спорт остасы, 2010 елгы абсолют дөнья чемпионы, 2010 елгы команда беренчелегендә дөнья чемпионы, Европа чемпионаты җиңүчесе, ике тапкыр көмеш призеры, Дөнья Кубогы этаплары җиңүчесе һәм призеры, күп тапкыр Россия чемпионы, Лондон Олимпиадасы чемпионы һәм көмеш, бронза призеры.
Әтисе Фәргать Мостафин - грек-рим көрәше буенча Олимпия призеры, ЦСКА спорт мәктәбендә тренер.
Әнисе - физика укытучысы. Сеңлесе Наилә дә җитди травма алганчыга кадәр шулай ук спорт гимнастикасы белән шөгыльләнә, спорт мастеры.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading