16+

Алтын кызлар, көмеш егетләр

Волейболда медальләр язмышы җиңел генә хәл ителде

Волейболда медальләр язмышы җиңел генә хәл ителде

Иң соңыннан туктады, беренчеләрдән булып төгәлләде – Россиядә волейбол чемпионатының коронавирус сәбәпле кабул ителгән карары бу. Илдә футбол, хоккей, баскетбол чемпионатлары тиз арада тукталса да, волейболчылар әле азакка кадәр туп сугып маташты. Ахыр чиктә уеннарны туктатырга булдылар һәм башка төрләрдән аермалы буларак, медаль ияләрен дә ачыкладылар. Хәер, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләү дөресрәк булыр.

Нгапет «эшне бозды»

Волейболда ашыгыч карарлар кабул итәргә Казанның «Зенит» командасы волейболчысы Эрвин Нгапетның коронавирус йоктыруы тәэсир итте кебек. Каникулдан файдаланып, туган ягына кайтып килде ул һәм чир ияртеп кайтты. Мондый шартларда сезонны дәвам итәргә ярамый.

Француз волейболчысы Республика клиника йогышлы авырулар хастаханәсендә дәваланып чыкты һәм гаиләсе янына үз иленә кайтып китте. Ә волейболда сезонны дәвам итмәскә булдылар – медаль ияләрен даими чемпионат нәтиҗәсе буенча гына ачыкладылар. Барысы да федерация утырышында хәл ителгән, әлеге карар белән килешмәүчеләр дә булды, әмма алар азчылыкны тәшкил итте.

Шулай итеп, ир-атларда чемпион исемен тарихта беренче тапкыр Новосибирскиның «Локомотив»ы яулады. Казан «Зенит»ы – икенче, узган елгы чемпион – «Кузбасс» (Кемерово) «бронза»лы булды.

Ә менә «Динамо-Казан» хатын-кызлар командасы биш елдан соң чемпион исемен үзләренә кайтара алды һәм тарихта алтынчы «алтын»ын яулады. «Локомотив» (Калининград) – икенче, «Уралочка-НТМК» өченче булды.

Җиңүне кайтару кирәк

Көмеш медаль «Зенит»ка киләсе сезонда Чемпионнар лигасында катнашу хокукы бирде. Чемпионат дәвам итеп, «Алтылык финалы» уздырылган булса, әлеге хокукны зур көч куеп яулап алырга туры киләчәк иде. Шуңа да сезонны чагыштырмача уңышсыз уздырган команда өчен көмеш медаль «алтын»га тиң. Шул ук вакытта ике ел рәттән көмеш медаль яулаган йолдызлы командага үзгәрешләр кертү кирәклеге дә бәхәссез. Тәхеттәге урынны яуларга, җиңүләрне кайтарырга кирәк.

– Алексей Вербов әлегә безнеке кебек йолдызлы команда белән җитәкчелек итәргә әзер түгел иде. Командадан китү – аның үз карары. Алексейга «Зенит»та башка эш тәкъдим ителде, әмма ул ризалашмады, – өлкән тренер Алексей Вербовның Казан клубыннан китүенә «Зенит»ның» баш тренеры Владимир Алекно шундый аңлатма биргән.

Шулай итеп, уенчы буларак «Зенит» белән җиде ел дәвамында барлык титулларны яулаган һәм бу сезонда тренерлык эшчәнлеген башлап караган Вербов Казаннан китте. Алекно сәламәтлеген ныгытканлыктан, бу сезонда команда белән идарә итте ул. Аның кул астында «Зенит» Россия кубогын отты, Суперкубок, Чемпионнар лигасы һәм клублар арасында дөнья чемпио­натында уңышсыз чыгыш ясады.

Инде хәзер баш тренер эшчәнлегенә кабат Владимир Алекно әйләнеп кайта. Һәм тагын бер яңалык: уенчылар Цветан Соколов белән Вадим Лихошерстов «Зенит»тан Мәскәү «Динамо»сына күченергә мөмкин, диләр.

Кызлар сөендерде

– Команданың төп уенчыларын саклап калачакбыз, – дип сезонга йомгак ясады «Динамо-Казан» клубы директоры Сергей Чернышов.

Сүзләренә дәлил дә озак көттермәде: клуб команда лидерлары – капитан Евгения Старцева һәм тагын өч уенчы – Ирина Королева, Анна Подкопаева, Саманта Фабрис белән килешүләрне озайтты.

Сезонны уңышлы уздырган команданың әйдаманнары болар. Уртак көч белән Россия чемпионатында 16 уенның икесе генә уңышсыз төгәлләнде. Нәтиҗәдә соңгы тапкыр 2015 елда яуланган алтын медаль кабат Казанга әйләнеп кайтты.

– Чемпионатны тулысынча үткәреп булмаса да, безнең волейболчыларның лаеклы җиңү яулавын курыкмыйча әйтергә мөмкин. Алар бөтен чемпионат дәвамында искиткеч уен күрсәтте, – дип бәя бирде Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе – Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров та, «Динамо-Казан» волейболчыларын Россия чемпионатында җиңүе белән котлап.

Җиңүнең лаеклы булуын исбатларга җай чыгачак әле. Тренер һәм уенчылар киләсе сезон турында уйлана торгандыр. Анысы инде бөтенләй башка тарих булачак. Иң мөһиме – быелгысыннан озынрак сезон була күрсен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading