16+

“Алтын” – ЦСКАда, “көмеш” - “Ак Барс”та

Россия хоккей Федерациясе регуляр чемпионат нәтиҗәләре буенча Россия чемпионын ачыклады. 2019/2020 еллар сезонында ил чемпионын билгеләү өчен регуляр чемпионат һәм плей-офф уеннарындагы беренче раунд нәтиҗәләре, барлык статистик мәгълүматлар исәпкә алынган.

Мәгълүм булганча, коронавирус пандемиясе башлану сәбәпле, КХЛ быелгы сезонны алданрак тәмамларга мәҗбүр булды. Лига тарихында беренче тапкыр җиңүче ачыкланмады, Гагарин Кубогын алучы булмады.

Россия хоккей Федерациясе регуляр чемпионат нәтиҗәләре буенча Россия чемпионын ачыклады. 2019/2020 еллар сезонында ил чемпионын билгеләү өчен регуляр чемпионат һәм плей-офф уеннарындагы беренче раунд нәтиҗәләре, барлык статистик мәгълүматлар исәпкә алынган. Әлеге күрсәткечләр буенча, 94 очко белән беренче баскычны ЦСКА биләгән. Россия беренчелегенең “көмеш” призерлары - “Ак Барс” белән СКА (93әр очко), ә “бронза” иясе исә - Мәскәү “Динамо”сы (82 очко).

Түбән Каманың “Нефтехимик” командасы узган сезонда 64 очко җыйган һәм ул 13 нче урынны били. 18 команда арасында иң артта калучылар – Чиләбенең “Трактор”ы (17 урын) һәм  Владивостокның “Адмирал”ы (18 урын), алар 56шар очко гына җыя алган. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading