16+

Армиячеләр клубларында Александрларга зур сорау туган

Уенчы карьерасын тәмамлаган танылган хоккейчы Сергей Федоровны яңа сезонда яңа амплуада - ЦСКА хоккей клубының генераль менеджеры сыйфатында күрәчәкбез. Ул бу көннәрдә Гагарин Кубогы өчен көрәшергә сәләтле команда туплау белән мәшгуль. Соңгы елларда уңышлы чыгышлары белән сөендерә алмаган ЦСКАның яңа сезонга ниятләре җитди булуына шик юк. Сергей Федоровның шушы араларда...

Армиячеләр клубларында Александрларга зур сорау туган

Уенчы карьерасын тәмамлаган танылган хоккейчы Сергей Федоровны яңа сезонда яңа амплуада - ЦСКА хоккей клубының генераль менеджеры сыйфатында күрәчәкбез. Ул бу көннәрдә Гагарин Кубогы өчен көрәшергә сәләтле команда туплау белән мәшгуль. Соңгы елларда уңышлы чыгышлары белән сөендерә алмаган ЦСКАның яңа сезонга ниятләре җитди булуына шик юк. Сергей Федоровның шушы араларда...

Уенчы карьерасын тәмамлаган танылган хоккейчы Сергей Федоровны яңа сезонда яңа амплуада - ЦСКА хоккей клубының генераль менеджеры сыйфатында күрәчәкбез. Ул бу көннәрдә Гагарин Кубогы өчен көрәшергә сәләтле команда туплау белән мәшгуль. Соңгы елларда уңышлы чыгышлары белән сөендерә алмаган ЦСКАның яңа сезонга ниятләре җитди булуына шик юк. Сергей Федоровның шушы араларда гына «Вашингтон» (НХЛ) командасы һөҗүмчесе, быел Россия командасы составында дөнья чемпионы исеменә лаек булган Александр Семин белән сөйләшүләр башларга җыенуы мәгълүм булды.
Соңгы алты елны җан дусты Александр Овечкин белән бергә Милли хоккей лигасының «Вашингтон» командасы составында уздырган Семинның клуб белән килешүе 1 июльдә тәмамлана. Узган сезонда ул, 77 матчта катнашып, гол+пас системасы буенча 54 очко җыйды. Александр Семинны, Мәскәү армиячеләреннән тыш, Санкт-Петербургның армиячеләр спорт клубы да үз составында күрергә тели.
Семинның адашы Радулов та киләсе сезонны башка командада уздырыр, мөгаен. Александр узган сезонда КХЛның плей-оффына кадәр барып җитәргә дә, НХЛга бурычын кайтарырга да өлгерде. «Салават Юлаев» плей-оффның башлангыч этабында ук төшеп калгач, Радулов берничә ел элек үзе ташлап кайткан «Нэшвилл»га китеп, НХЛдагы матчларның хәлиткеч этабында уйнарга да, кызу характеры белән клуб җитәкчеләренең кәефен бозарга да өлгерде.
Сезон нәтиҗәләре буенча ул КХЛның иң яхшы бомбардиры дип табылса, НХЛда исә балкый алмады. «Нэшвилл»ның генераль менеджеры Дэвид Пойл клубның алга таба Радуловның хезмәтләренә мохтаҗ булмавын җиткерде. «Моннан соң Радулов белән хезмәттәшлек итмибез дигән карарга килдек. Әгәр ул КХЛга кайтырга тели икән, яхшы. НХЛның башка клубында уйнарга теләсә, уенчыга булган хокукны алмаштырырга телибез. Берничә команда белән элемтәгә кердем инде», - дигән иде Пойл Американың спорт басмаларына биргән интервьюсында. Димәк, генераль менеджер сүзендә торган. Хәзер бу уенчыга хокукны «Рейнджерс» алган.
Билгеле булганча, КХЛдан НХЛга кайтып, Радулов «Нэшвилл»да үтәлми калган контрактын эшләп бетерде. 1 июльдән ул чикләнгән ирекле агент санала. Уенчы белән сөйләшүләр шул вакытта башланачак.
Радулов «Нэшвилл»га бурычын кайтарса да, Континенталь хоккей лигасында ул «Салават Юлаев»ка бурычлы булып кала. Уенчы Уфа клубындагы контрактын үтәп бетермәгән. «Салават» уенчы өчен 260 млн сум компенсация таләп итә. Уфалыларның шушы шартлары Мәскәүнең ЦСКА командасын канәгатьләндерә, дигән сүзләр дә йөри.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading