16+

Авылларда көрәш түгәрәкләре оештырып буламы?

"Яшьләр читкә йөреп эшләсәләр дә, кичләрен авылга кайталар. Һәрбер авыл җирлегендә яшьләр өчен көрәш түгәрәкләре ачып җибәрергә һәм моны оештытырга физик культура укытучыларын җәлеп итәргә тәкъдим итәм" - әйбәт тәкъдим, шулай бит?

Авылларда көрәш түгәрәкләре оештырып буламы?

"Яшьләр читкә йөреп эшләсәләр дә, кичләрен авылга кайталар. Һәрбер авыл җирлегендә яшьләр өчен көрәш түгәрәкләре ачып җибәрергә һәм моны оештытырга физик культура укытучыларын җәлеп итәргә тәкъдим итәм" - әйбәт тәкъдим, шулай бит?

Мөслимдә, җирле көрәшчеләр җыелып, киләчәккә планнар корганнар. Әйе, районда милли көрәш буенча үз федерацияләре бар. Әлеге эшләрнең башында тынгы белмәс милләт җанлы Алгиз Корбанов тора. Мөслимдә генә түгел, ул әле ТР көрәш федерациясе президиумы әгъзасы да. Игътибарыгызга аның көрәшчеләр һәм район җитәкчелеге алдында ясаган чыгышын тәкъдим итәбез.

Бүген татар халкының йөзек кашы булган милли көрәшебезнең бүгенгесе һәм киләчәге мәсьәләләре белән танышып узарга җыелдык. Көрәш безнең ата- бабаларыбыздан килгән милли әманәт. Сабантуйларның йөзе - ат чабышы һәм татарча көрәш булып тора.

Мөслим районында татарча көрәшне үстерерү юнәлешен, көрәш Федерациясенең элеккеге башкарма директоры, хәзерге вакытты мәрхүм булган, Хәйруллин Равил Гарифулла улы күрсәтте.

Бүгенге көндә районда 4 спортзалда яшүсмерләр өчен татарча көрәш һәм билбау көрәше секциясе эшләп килә, анда барлыгы 60 ка якын бала шөгыльләнә.
көрәш белән шөгыльләнү өчен җирлегебездә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.

Районда көрәшне үстерергә мөмкинлекләр бик зур. Үзем дә,  районда көрәшне үстерүгә иганәче буларак ярдәм итәм. Менә 5 ел рәттән, әтиебез истәлегенә яшүсмерләр арасында 12 үлчәү авырлыгында көрәш бәйгеләре оештырыла. 3 тапкыр Азнакай районында, соңгы 2 елда Мөслим җирлегендә үтте. Ел саен, 17 районнан 250-300 яшь батырларыбыз бил алышырга килә. Быелгы турнирга килгән “Иң ерак район” номинациясен Башкортстанның Баймак шәһәре яулады.

Яшьләр читкә йөреп эшләсәләр дә, кичләрен авылга кайталар. Һәрбер авыл җирлегендә яшьләр өчен көрәш түгәрәкләре ачып җибәрергә һәм моны оештытырга физик культура укытучыларын җәлеп итәргә тәкъдим итәм. Монда инде мәгариф оешмасыннан рөхсәт һәм тренерга кызыксындыру чарасы кирәк була.

2022-2023 елга түбәндәге максатлар куярга тәкъдим итәм:
Авыл җирлекләрендә булган келәмнәрне барлап, мәгариф идарәсе, авыл җирлекләре белән берлектә, көрәш секцияләре оештыру. Мисал итеп шуны әйтәсем кил: үзем җирлек депутаты булган Шуганка авылында без бу эшне оештырып җибәрдек. Атнага 3 тапкыр спортзал ишекләре яшьләр өчен ачыла. Нәтиҗәләр куанычлы, яшьләр тупланды, даими рәвештә тренировкаларга йөриләр, авыллар арасында үткән турнирларда, районкүләм ярышларда катнашалар.

Яшүсмерләр өчен елга 2 тапкыр лагерь форматында көрәш сборлары уздыру тәкъдим итәм (җәй һәм кыш айларында).

Районда көрәшне үстерергә барлык мөмкинлекләр дә бар, бары тик шәхесләребезгә басым яасрга гына кирәк

Яшьләрдә спортка кызыксыну уяту сорала. Үзебезнең республикада гына ел саен Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетына 19 бюджет урын бирелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading