16+

“Бер ярышта 3 тәкә бирүләрен беренче күрәм әле...”

Инде элеккеге традицияләребез дә кире кайта башлады, шикелле. Элек-электтән Сабантуйларыбызның төп күрке булган тальян моңнары яңгыравы, төп бүләге булган тәкәләрнең бер-бер артлы килеп торуы ярышларның тагын бер онытылмаслык мизгелләре булып күңелгә кереп калды. “Бер ярышта 3 тәкә бирүләрен мин беренче күрәм әле, “ – дип, сөенеп утырды ярышларның баш хөкемдары...

“Бер ярышта 3 тәкә бирүләрен беренче күрәм әле...”

Инде элеккеге традицияләребез дә кире кайта башлады, шикелле. Элек-электтән Сабантуйларыбызның төп күрке булган тальян моңнары яңгыравы, төп бүләге булган тәкәләрнең бер-бер артлы килеп торуы ярышларның тагын бер онытылмаслык мизгелләре булып күңелгә кереп калды. “Бер ярышта 3 тәкә бирүләрен мин беренче күрәм әле, “ – дип, сөенеп утырды ярышларның баш хөкемдары...

Биектау районын күп еллар җитәкләп, хәзерге көндә Дәүләт Думасы депутаты булып сайланган Рөстәм Кәлимулинның безнең ярышларны карарга килүе Балтач районы башлыгы призына 26 нчы мәртәбә уздырылучы ярышларыбызның дәрәҗәсен бер баскычка күтәрде дә куйды. Әле күптән түгел генә республика көрәш федерациясе башкарма директоры булып билгеләнгән Марсель Таһировның районыбызны үз итеп, бүләкләр белән килүен районыбызга нинди зур хөрмәт күрсәтелүен аңлап була иде.

Билгеле, заманында үзе дә бил алышып, келәмдә зур чыныгу алып, РСФСРның спорт остасы дәрәҗәсенә ирешкән Марсель Шәрифҗановичның да, татар көрәшен үстерү өчен зур тырышлык куйган Рөстәм Галиулловичның да көрәшче дуслары да Балтачта җитәрлек булып чыкты. Аларның “сәлам Балтач аксакалларына” дип, көрәшче-дусларының һәрберсе белән кул бирешеп исәнләшүләре, әңгәмә корулары районыбызга карата нинди җылы мөнәсәбәттә булуын тагын бер кат раслады. “Афәрин дими, ни дисең инде сезгә. Республика дәрәҗәсендәге ярыш оештыргансыз, рәхмәт барыгызга да!” – әнә шундый матур хисләр белән кайтып китте олы кунакларыбыз. “Сезнең уңышларыгызны күреп , сездән һәрвакыт үрнәк алып, сезнен белән горурланып яшибез”  - монысын исә Мари Иленнән, Киров өлкәсеннән килгән кунакларыбыз әйтте.

Ярышларыбыз быел да искиткеч зур дәрәҗәдә узды. Ике көн буена барган бәйгедә 20 командадан 128 көрәшче бил алышып, үзләренең ни дәрәҗәдә нык икәнлекләрен тагын бер кат сынадылар. Финал ярышларында “утлар” чыгып торды келәмнәрдән. Татарстанның атказанган спорт осталары Ринат Хәйретдиновның, Ранил Габдрахмановның, бертуган Илсаф, Инсаф, Руслан Рәфыйковларның командалары өчен җан биреп бил алышулары үзе бер могҗиза булды. Аннан Татарстан Чемпионатында дүртенче урынны яулаган җыелма командабыз көрәшчеләренең, районыбызның татар көрәшен үстерүгә һәм популярлаштыруга зур өлеш керткән шәхесләребез – Рамил Нотфуллин, Фәрит Әхмәдиев, Хәмит Кәримуллинның, юбилярларыбыз - Габделхәй Әхәтов, Сәйдәш Мәгьсүмов, Нурзада Сәмигуллиннарның , шашка буенча Россия чемпионы Чулпан Габделганиеваның бер-бер артлы бүләк алулары да тамашачыларыбыз тарафыннан зур алкышларга күмелде.

Инде элеккеге традицияләребез дә кире кайта башлады, шикелле. Элек-электтән Сабантуйларыбызның төп күрке булган тальян моңнары яңгыравы, төп бүләге булган тәкәләрнең бер-бер артлы килеп торуы ярышларның тагын бер онытылмаслык мизгелләре булып күңелгә кереп калды. “Бер ярышта 3 тәкә бирүләрен мин беренче күрәм әле, “ – дип, сөенеп утырды ярышларның баш хөкемдары, РСФСРның спорт остасы, заманында Марсель Таһиров белән бил тартышкан Рифкәт Хөсәенов. Чыннан да, Арбор авылы эшмәкәрләре дүртенче урынны яулаган егетләребезгә тәкә бүләк итсәләр, эшмәкәрләр Көшкәтбаштан Самат Рәхимҗанов, Балтачтан Хусан Насыйров тәкәләре турнирда беренче урынны яулаган “Труд” җәмгыяте командасына, абсолют батыр булып танылган, Нөнәгәрнең танылып килүче яшь батыры Рәдис Сәмигуллинга тәтеде.  Яңгул, Чепья, Арбор егетләренә дә яңа көндәшләр чыгып килә. Сүз Смәел, Шеңшеңәр егетләре, аларның остазы Альберт Миннеханов турында. Чыннан да, әлеге бәйгедә “Смәел”, “Маяк” җәмгыяте егетләренең дүртенче-бишенче урыннарны бүлешүе гаять аның тырыш хезмәте генә дип бәяләү дөрес булыр. Нормалыларның өченче призлы урынны яулаулары да югалган даннарының әкренләп кайтуы дип бәяләргә кирәктер, минемчә.

Инде 26 нчы турнирның җиңүчеләре белән танышыйк:
60 кг.кадәр - 1.Әдил Фазылҗанов /Норма/ 2.Нияз Әскәров /Чепья/, 3.Дилус Нуриев /мәгариф идарәсе/, Ильяс Йосыпов /Арбор/.
65 кг.кадәр - 1.Илдан Әхмәтханов /Яңгул/ 2.Аяз Зиннәтуллин /Смәел/, 3. Ранил Ганиев /Норма/, Айрат Тимербаенв/Бөрбаш/.
75 кг.кадәр - 1.Илгизәр Галимуллин /Смәел/ 2.Фәнзил Шакиров /Арбор/ 3.Дамир Ишморатов /сөт-май комбинаты/, Әнис Нәкыйпов /Яңгул/.
80 кг.кадәр - 1.Ранил Камалов /”Сорнай”/, 2.Илнар Фазылҗанов /сөт-май комбинаты/ 3.Айдар Галиев /Норма/, Инсаф Газыймов /Смәел/.
85 кг.кадәр - 1.Салават Әсхәдуллин /Арбор/ 2.Ранил Габдрахманов /Яңгул/ 3.Айнур Николаев /сөт-май комбинаты/, Булат Галиев /Арбор/.
90 кг.кадәр - 1.Рушан Зарипов /сөт-май комбинаты/ 2.Рөстәм Сираҗиев /Чепья/ 3.Инсаф Рәфыйков /Яңгул/, Алмаз Галиев /Салавыч/.
100 кг.кадәр - 1.Ринат Хәйретдинов/Чепья/ 2.Руслан Рәфыйков /Яңгул/ 3.Рамил Зәйнетдинов /Норма/, Илсаф Рәфыйков /Яңгул/.
Авыр үлчәүдә - 1.Рәдис Сәмигуллин /Нөнәгәр/ 2.Булат Вафин /Чутай/ 3.Раил Тәлгатов /Смәел/, Айнур Ганиев /Норма/.

Нурзада Сәмигуллин. Балтач.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading