Шәһри Казан

Без дә уйныйбыз хоккей

Чын ир-егетләр, әлбәттә, хоккей һәм футбол уйнап, мәйданнарда бил алышып үсә. 23 февраль көнне Кама Тамагы районының Олы Салтык урта мәктәбе базасында Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов призына алкалы хоккей буенча тугызынчы традицион хоккей турниры үткәрелде.

Реклама

Турнирда ике төркемгә бүленгән җиде команда иң көчлеләрне ачыклады. Беренче урынны, 2:0 исәбе белән Олы Яңасала мәктәбен җиңеп, Олы Салтык командасы яулады. Җиңүчеләргә Илдар Гыйльметдинов кубок һәм акчалата приз тапшырды. Уенның иң яхшы һөҗүмчесе, иң яхшы капкачысы, иң яхшы сакчысы билгеләнеп, алар да кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.
Турнирның төп иганәчесе Илдар Гыйльметдинов узган уеннарда җиңгән Олы Кариле һәм быелгы тугызынчы турнирда җиңүче булган Олы Салтык командасына өр-яңа хоккей формалары комплекты тапшырды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: