16+

"Билгесез яшь егеткә оттырдың": бер фото тудырган хатирә...

Казан чемпионатында очраштым мин дә Радик белән. Шактый гына тартышкач, Радик мине җиңде. Җиңелгәннән соң, Диләр абый, "билгесез яшь егеткә оттырдың" дип, орышып та алды әле.

Казан чемпионатында очраштым мин дә Радик белән. Шактый гына тартышкач, Радик мине җиңде. Җиңелгәннән соң, Диләр абый, "билгесез яшь егеткә оттырдың" дип, орышып та алды әле.

Бүген көрәш дөньясындагы кардәшебез Марат Саттаров Мәскәү районы өчен көрәшеп танылган Радик Хаҗиәхмәтовның баласы хөрмәтенә Коръән уку мәҗлесе оештыруы турында хәбәр итте. Радикка афәрин, чыннан да шактый көрәштәш дусларын җыеп, бик матур мәҗлес уздырган.

Шуннан каләмдәшем, спорт журналисты Фәрит Салихов бер кызык вакыйганы искә төшерде. "Казан чемпионатында очраштым мин дә Радик белән. Шактый гына тартышкач, Радик мине җиңде. Җиңелгәннән соң, Диләр абый (Авиатөзелеш районы командасының данлыклы тренеры - Р.С.), "ниндидер яшь егеткә оттырдың" дип, орышып та алды әле. Ә Радик исә алга таба Рөстәм Хашимовны да, башкаларны да җиңеп, чемпион да калды".

Фәрит әле Казан чемпионатында җиңүчеләрнең исемлеген дә күрсәтте. Исемлекне карыйсың да, шул чорда башкала чемпионатының никадәр көчле составта узуын чамаларга була. Исемнәргә генә карагыз:

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading