16+

Бильярд уйныйбызмы?

Сез беләсезме, дөньядагы кайсы спорт төре белән галстук таккан килеш тә шөгыльләнеп була? Бу - бильярд! 16 һәм 17 февраль көннәрендә Казанда бильярд спорты буенча ТР Президенты кубогына Халыкара турнир булачак. «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узачак бу чарага АКШ, Финляндия, Россия, Украина, Әрмәнстан, Казахстан, Беларусь һәм Кыргызстаннан барлыгы 16 спортчы...

Сез беләсезме, дөньядагы кайсы спорт төре белән галстук таккан килеш тә шөгыльләнеп була? Бу - бильярд!
16 һәм 17 февраль көннәрендә Казанда бильярд спорты буенча ТР Президенты кубогына Халыкара турнир булачак. «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узачак бу чарага АКШ, Финляндия, Россия, Украина, Әрмәнстан, Казахстан, Беларусь һәм Кыргызстаннан барлыгы 16 спортчы киләчәк. Россиядән барлыгы җиде спортчы чыгыш ясар дип көтелә, аларның икесе - Татарстанныкылар. Турнирның приз фонды 50 мең доллар тәшкил итә. Бу, безнең акча белән исәпләгәндә, бер миллион биш йөз мең сум тирәсе!
Мондый турнирлар бездә генә түгел, башка илләрдә дә үткәрелә. Бу яктан Казахстанга тиңнәр юк.
«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов: «Киләчәктә Татарстанда бильярд спортының үсешенә ныклы ышаныч бар, яшьләр арасында бигрәк тә», - дип белдерде. Ярышны карарга башкала мәктәпләреннән дә киләчәкләр, керү - бушка.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading