16+

Бүләкләр мулдан, көрәшчеләр канәгать

2021 елны көрәш белән тәмамлаган идек, шөкер, 2022 елны да көрәш белән башлап җибәрдек. Елның елында бертуган Әхмәдиевлар призына балалар өчен уздырыла торган ярышыбыз бар. Төрле сәбәпләр аркасында баштарак уздырыргамы-юкмы дип йөргән ярышыбыз көтелгәннән дә тынычрак шартларда узып китте.

Бүләкләр мулдан, көрәшчеләр канәгать

2021 елны көрәш белән тәмамлаган идек, шөкер, 2022 елны да көрәш белән башлап җибәрдек. Елның елында бертуган Әхмәдиевлар призына балалар өчен уздырыла торган ярышыбыз бар. Төрле сәбәпләр аркасында баштарак уздырыргамы-юкмы дип йөргән ярышыбыз көтелгәннән дә тынычрак шартларда узып китте.

Билгеле, диплом белән генә уздырып җибәрербез, дип тотынган ярышларыбызга, тора-тора акчалата бүләкләр дә, дәрәҗәле медальләр дә табылып куйды. Рәхмәт, ярдәм кулы сузган эшмәкәрләребезгә. Балтачтан Фәнис Шәрипов, Ильфир Габдрахманов, Айрат Хәйруллинар, Карадуганнан Фәнис Хөсәеновлар ярдәме белән көне буе бил алышкан яшь көрәшчеләребез ашханәдә бушлай тукланып, матур бүләкләр белән кайтып киттеләр. 14 мәктәптән килгән 87 көрәшче Мамадышта “Ялкын” журналы призына узачак республика ярышларына бару өчен бар көчләрен биреп, үз араларында иң көчлеләрне ачыкладылар. Бертуган Әхмәдиевлар Кубогына дип үзгәртелгән ярышларның Кубогы да хуҗасын үзгәртеп куйды. Моңарчы Бөрбаш, Смәел авылларында торган Кубок Нормага кайтты. Калган призлы урыннарны тагын шушы командалар - Смәел белән Бөрбаш көрәшчеләре бүлеште. Кубок өчен көрәш бары тик шушы командалар арасында гына барган, диярсен.

Тагын шунысын әйтеп узарга кирәк: безнең һәр ярышның үз тугры тамашачысы бар. Алар әле ярышларыбызны тамаша кылып кына калмыйлар, үз бүләкләрен дә тапшырып китәләр. Шундыйлардан Рәсәйнең мактаулы төзүчесе Фагыйль Шәфигуллин, район газетасының баш мөхәррире Вакыйф Зәкиев алып килгән акчалата бүләкләр бу юлы Смәелдән Әмир Миннегалиевка, Кече Лызидан Тимофей Чушкинга, Нөнәгәрдән Алмаз Камаловларга тапшырылды. Рәхмәт яусын аларга!

Шушы язманы әзерләп ятканда гына безгә тагын бер күңелле хәбәр килеп иреште. Чепья авылыннан, Татарстанның атказанган спорт остасы Ринат Хәйретдинов кул астында шөгыльләнүче бертуган Ильяс һәм Ислам Йосыповлар Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә узган Бөтенроссия ярышларында бил алышып, Ильяс - беренче, Ислам – өченче призлы урыннарны яулап, безнең күңелләргә тагын бер шатлык өстәделәр. Булдыра бит егетләребез! Инде егетләребезгә Мамадышта узучы ярышларда уңышлар гына телисе калды. Хәер, әле бу атна ахырында безне тагын бер ярыш көтә. Алмаз Нотфуллин истәлегенә уздырылучы көрәш бәйгесе.

Инде ярышларның җиңүчеләре белән танышыйк:

36 кг.кадәр - Әхәт Әскәров /Арбор/, Тимур Гыйләҗиев /Норма/, Данияр Мәннапов /Салавыч/.

40 кг. да - Кәрим Гарифуллин /Норма/, Сөләйман Насыйбуллин /Бөрбаш/, Фәриз Гомәров /Нөнәгәр/.

45 кг.да - Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел/, Кәрим Фазылҗанов /Норма/, Әнис Газизуллин /гимназия/.

50 кг.да - Фәнзил Кәбиров /Арбор/, Алмаз Камалов /Нөнәгәр/, Ильяс Ибраһимов /Балтач/.

55 кг.да - Газинур Гарипов /Смәел/, Кәрим Гарипов /Арбор/, Ислам Бурашов /Нөнәгәр/.

60 кг.да - Әлфис Галимов /Бөрбаш/, Айзат Апанов /Салавыч/, Айнур Гарифуллин /Норма/.

65 кг.да - Артур Муллагалиев /Чепья/, Әлфис Гыйльметдинов /Арбор/, Фидан Гарифуллин /Норма/.

70 кг.да - Рәнис Зарипов /гимназия/, Әмир Гыйльмуллин /гимназия/, Бәхтияр Гарифуллин /Бөрбаш/.

75 кг.да - Юныс Әхмәдиев /Смәел/, Сөләйман Галимуллин /гимназия/, Әмир Хәбибуллин /Норма/.

80 кг.да - Радик Рамазанов /Яңгул/, Альмир Фәйзрахманов /Бөрбаш/.

100 кг.кадәр - Рөстәм Хәбибрахманов /Яңгул/, Камил Гәрәпшин /Норма/, Әмир Йосыпов /Нөнәгәр/.

Нурзада Сәмигуллин, Балтач

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading