16+

Бухаров «Рубин»да уйнамаячак

Александр Бухаровның яңадан «Рубин» өчен уйный башлаячагы турындагы хәбәр соңгы арада футбол җанатарлары арасында аз бәхәс тудырмады. Берәүләр аның ике ел элек сезон барышында «Рубин»ны ташлап китүен «кичерә алмаса», икенчеләре, бу уенчының Казан командасына кирәклеген искәртеп, аны яклады.

Бухаров «Рубин»да уйнамаячак

Александр Бухаровның яңадан «Рубин» өчен уйный башлаячагы турындагы хәбәр соңгы арада футбол җанатарлары арасында аз бәхәс тудырмады. Берәүләр аның ике ел элек сезон барышында «Рубин»ны ташлап китүен «кичерә алмаса», икенчеләре, бу уенчының Казан командасына кирәклеген искәртеп, аны яклады.

Соңгылары, әлбәттә, күбрәк иде. Ике клуб арасында сөйләшү барышында Бухаровны «Рубин» 5 млн еврога сатып алачагы хакында килешенгән булса да, трансфер тәрәзе ябылырга берничә сәгать кала Питер командасы кинәт кенә бәяне күтәреп куйды, әлеге сумма казанлыларны канәгатьләндермәү сәбәпле, алыш-биреш ясалмый калды. «Зенит» клубының генераль директоры М.Митрофанов белдергәнчә: «Бухаров кебек уенчының бәясе 5 млн евро гына тормый һәм ул Питер командасы футболчысы булып калачак».
А.Бухаров «Зенит» җитәкчелегенең зур сумма сорап алыш-бирешне өзүенә канәгатьсезлеген белдерде. Бу аңлашыла да, үзенең карьерасында төрле командалар өчен чыгыш ясарга туры килсә дә, әлеге спортчы нәкъ менә «Рубин»да уйнау дәверендә генә чын һәм ышанычлы уенчы буларак җитлекте. Казан клубы аңардан ил чемпионы һәм Лига чемпионнары уенчысы ясый алды, шуларның нәтиҗәсе буларак, Россия җыелма командасына чакырылган иде. Монда, әлбәттә, Корбан Бердыевның да роле аз түгел. Моның шулай икәнен һәм спорттагы югары күрсәткечләре өчен К.Бердыевка бурычлы булуын Александр Бухаров үзе дә яшерми. Казан командасында ул төп составта уйнап нәтиҗәле уен күрсәткән булса, Питерда аңа күбрәк запаста утырырга туры килде. Киләчәктә ничек булыр, анысы әлегә билгесез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading