16+

Булат Гадершин: "Быел көрәшчеләргә бераз ял итү мөмкинлеге туды"

Зәй районы Чыбыклы авылы егете Булат Гадершин кечкенәдән көрәшә. Иң яраткан көрәшчесе Руслан Нургалиев икән. Узган ел өйләнүенә дә шатланып бетә алмый.

Булат Гадершин: "Быел көрәшчеләргә бераз ял итү мөмкинлеге туды"

Зәй районы Чыбыклы авылы егете Булат Гадершин кечкенәдән көрәшә. Иң яраткан көрәшчесе Руслан Нургалиев икән. Узган ел өйләнүенә дә шатланып бетә алмый.

Бу хакта ул "Ирек мәйданы" газетасы хезмәткәре Лилия Йосыповага биргән әңгәмәдә белдерә.

- Тәпи киткәннән бирле көрәшкә йөрим, - ди Булат, елмаеп. - Чөнки әтием - көрәшче, озак еллар тренеры булып эшләде. Мине үзе белән ияртеп бара иде. Ул - көрәш буенча Татарстанның спорт остасы. Әтидән үрнәк алып үстем.

Әтисе булатның беренче тренеры да булган, XI сыйныфка кадәр әтисе кул астында шөгыльләнгән. Көрәштә откан беренче бүләге - фотоальбом әле дә саклана, көрәш фотолары белән тулган. Авырлыгы зур булмаса да, Сабан туйларында унлап тәкә откан. Быел Сабантуйлар узмаганга артык көенми:

- Гел тискәре якларны гына эзләмибез. Бер яктан, үткәрелмәгәч, көрәшчеләргә бераз ял итү мөмкинлеге туды. Кемдәдер җитди җәрәхәтләр бар, аларга төзәлү өчен вакыт булды. Алла боерса, тагын да көч, энергия җыеп, илдәге бу мәшәкатьләр артта калып, киләсе елга келәмдә көч сынашырбыз дип уйлыйм.

Булат кечкенәдән Руслан Нургалиев көрәшен яратып караган. "Бик матур көрәшә иде", ди ул. Шулай ук ул узган ел өйләнүе хакында да җиткерә: "Уенын-чынын бергә кушып, ярый туйны 2019 елда үткәргәнез әле, дибез. Быел әллә нинди ел шунда... Хатыным Айгөл Алабуга ягыннан. Шунда соңгы курсларда укыганда таныштык".

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading