16+

Бурмистров беренче җиңүне китерде

Казан «Ак Барс»ы яңа сезондагы беренче өй матчында җиңү яулады. Барслылар буллитлар сериясендә Уфаның «Салават Юлаев»ын 4:3 исәбе белән бирелдерде. Бу матч алдыннан җиңү һәм җиңелүләр буенча тигезлек урнашкан иде.

Варнаков, Бурмистров һәм Стэплтон өчлеге икенче сменада ук үзенең лидерлыгын раслады: Александр Бурмистровның борттан капкачы алдына суккан алкасы, Варнаков тимераягына бәрелеп, ерак штангага очты һәм Стэплтон аны капканың буш почмагына озатты. Икенче алканы, уфалыларның азчылыкта калуыннан файдаланып, сакчы Шон Хешка кертте - 2:0. Кунаклар икенче периодта исәпне тигезләүгә ирештеләр. Өченче периодта безнекеләр дә, уфалылар да берәр алка кертте.
Әмма җиңүче төп вакытта һәм хәтта овертаймда да түгел, ә буллитлар сериясендә генә ачыкланды. Александр Бурмистровның буллитны оста башкаруы «Ак Барс»ка җиңү китерде - 4:3.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading