16+

Буыннар дәвамы. Тарих кабатлана

Моннан 25 ел элек узган бәйгебездә баш батыр булып калып, танылган спорт остасы Айдар Хәйретдинов тәкә алган булса, быелгы ярышларда исә аның улы Аяз үз үлчәү авырлыгында чемпион булып танылды. Менә шушы вакыт аралыгында Айдар халыкара класслы атказанган спорт остасы дәрәҗәсенә үсте, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы булып танылды.

Буыннар дәвамы. Тарих кабатлана

Моннан 25 ел элек узган бәйгебездә баш батыр булып калып, танылган спорт остасы Айдар Хәйретдинов тәкә алган булса, быелгы ярышларда исә аның улы Аяз үз үлчәү авырлыгында чемпион булып танылды. Менә шушы вакыт аралыгында Айдар халыкара класслы атказанган спорт остасы дәрәҗәсенә үсте, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы булып танылды.

“Безнең бу ярышыбызның төп үзенчәлеге шунда: бу җирлектә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әнисе җирләнгән, шагыйребезнең бала чагының күпмедер вакыты шушында узган”, - дип башлады үз чыгышын, яшь көрәшчеләр алдында, районыбызның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин. 
Чыннан да, апрель-май айлары бу җирлек өчен олы вакыйгага әйләнә. Башта Субаш авылында республикабызның олы әдипләре, танылган артистлары, дин әһелләре булып китсә, аннан инде чараларның йомгаклау өлешендә районыбызның яшь көрәшчеләре Тукай исемендәге җәмгыять призларына бил алышырга җыйналалар.

Быел безнең бу ярышларыбыз 25-нче мәртәбә узды.Чирек гасыр эчендә җирлектә берничә хуҗа да алмашырга өлгерде, ләкин традициябез югалмады, ул эле дә дәвам итә. Быел тагын шуңа да игътибар иттем әле. Тарихыбыз кабатлана икән бит. Безнең беренче бәйгебез Тукайның 110 еллыгын бәйрәм иткән чорда башланып киткән икән. Быелгысы исә аның 135 еллыгын бәйрәм иткән вакытка туры килде.

Моннан 25 ел элек узган бәйгебездә баш батыр булып калып, безнең танылган спорт остабыз Айдар Хәйретдинов тәкә алган булса, быелгы ярышларда исә аның улы Аяз үз үлчәү авырлыгында чемпион булып танылды. Менә шушы вакыт аралыгында Айдарыбыз халыкара класслы атказанган спорт остасы дәрәҗәсенә үсте, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы булып танылды. Бүгенге көндә хезмәте буенча районыбызның иң җаваплы урыннарының берсен били – район башкарма комитет җитәкчесе. Аллага шөкер, аның көрәшен югалтмыйча дәвам итүче улы бар, без әле аннан күп җиңүләр ишетербез дип өметләнәбез. 

“Заманында мәктәбебезгә 130 ар көрәшче җыйнала торган иде. Баш батырга куела торган тәкә өчен соңрак командалар үзара тартыша башлады. Үзләре яулаган тәкә итеннән авыз итүдән дә күңелле вакыйга була аламы соң инде ул бала өчен”, - дип искә алды ул вакытларны озак еллар мәктәпне җитәкләгән Камил Заһидуллин. 

Быел да җәмгыять җитәкчесе Рамил Мөхәммәтгалиев көрәшчеләр өчен сюрприз эзерләп куйган иде. Ел дәвамында иң күп җиңү яулаган 3 команданы “Дулкын “ бассейнына сертификат белән бүләкләде. Бу бүләкләргә Смәел, Бөрбаш, Норма көрәшчеләре лаек булды. Кыскасы, кышкы айларда да көрәшчеләре рәхәтләнеп суда йөзәчәкләр.

Үз югарылыгында узып китте ярышларыбыз. Көрәшчеләребез 2 мәртәбә бушка кайнар аш белән тукландылар, беренче-дүртенче урыннарны яулаучылар акчалата бүләкләргә, дәрәҗәле медальләргә лаек булдылар. Җыр-бию белән башланып киткән ярышларыбыз кичкә кадәр кутәренке рухта дәвам итте. 2008 елда һәм аннан соңгы елларда туган 81 көрәшче бик матур көрәш күрсәттеләр. Дистәдән артык удмурт малайларының призлы урын яулаулары гына да ни тора. Менә шулай көрәшеп ятыш. “Ярышны уздыруга көче кергән һәркемгә үземнең олы рәхмәтемне җиткерәм. Афәрин, булдырдыгыз!", - диде ярышлардан күңеле булып киткән район көрәш федерациясе рәисе Фәнис Шәрипов.

Алда Сабантуйлары...

Чемпионнар белән дә таныштырыйк: Галимов Азат /Арбор-25 кг/, Инзил Габделбәров /Балтач-28 кг/, Әдел Морадыймов /Бөрбаш-30 кг/, Станислав Животников-32 кг/, Кәрим Гарифуллин /Норма-35 кг/, Ислам Йосыпов /Чепья-40 кг/, Кәрим Гарипов /Арбор-45 кг/, Аяз Хәйретдинов /Балтач-50 кг/, Фидан Гарифуллин /Норма-55 кг/, Раиф Мөбәрәкшин /Салавыч-60 кг/, Сөләйман  Галимуллин /Балтач-65 кг/, Ильяс Шакиров /Арбор-авыр үлчәүдә/.

Нурзада Сәмигуллин, Балтач.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading