16+

«Бәясенә карап тормыйм – барачакмын»

Киләсе елга спорт сөючеләр өчен иң мөһим вакыйга - футбол буенча дөнья чемпионаты көтелә. Матчлар 14 июньнән 15 июльгә кадәр Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Сочи, Түбән Новгород, Самара, Волгоград, Ростов-на-Дону, Калининград, Екатеринбург һәм Саранск шәһәрләрендә узачак. Дөнья чемпионатының финал матчларына билетлар да сатыла башлады. Ә сез футбол уеннарын карарга барачаксызмы?

«Бәясенә карап тормыйм – барачакмын»

Киләсе елга спорт сөючеләр өчен иң мөһим вакыйга - футбол буенча дөнья чемпионаты көтелә. Матчлар 14 июньнән 15 июльгә кадәр Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Сочи, Түбән Новгород, Самара, Волгоград, Ростов-на-Дону, Калининград, Екатеринбург һәм Саранск шәһәрләрендә узачак. Дөнья чемпионатының финал матчларына билетлар да сатыла башлады. Ә сез футбол уеннарын карарга барачаксызмы?

Рушан Хантимеров, «Болгар радиосы» алып баручысы:
- Футбол буенча дөнья чемпионаты уеннарының безнең шәһәрдә дә узуы -спорт сөючеләр өчен шатлыклы вакыйга. Барлык матчларга да барып булмаса да, стадиондагы халәтне барып тоеп кайтасы килә, чөнки мондый мөмкинлек безнең тормышта бер генә булырга мөмкин. Конфедерацияләр кубогы вакытында ук Казанда төрле милләт вәкилләренең ничек күңел ачканын күрдек, юллар ябылудан тилмергән машина йөртүчеләрне санамаганда, барысы да бәйрәм рухы белән яшәде. Быел җәй көне узган уеннар стадионга халыкны тарту проблемаларын да күрсәтте, чөнки бәяләре артык югары иде. Шул сәбәпле, «Казан-Арена»га барырга теләге булганнарның барысы да анда эләгә алмады. Ахыр чиктә билетларны бушлай да өләштеләр. Монысы да сер түгел. Билет бәяләрен ФИФА билгели, ә безнең халыкның тормыш дәрәҗәсен беләбез. Дөнья чемпионаты уеннары вакытында бу проблеманы алдан хәл итәрләр дип өметләнәм, чөнки бөтен дөнья безнең яртылаш буш стадионнарны күрсә, әйбәт булмаячак. Мин шәхсән Казанның бу зур турнир уеннарын югары дәрәҗәдә оештыра алуына шикләнмим.

Наилә Гыйльмиева, Саба:
- Футболны мин бик яратам -шуңа күрә дә бәясенә карап тормаячакмын - барачакмын. Мондый мөмкинлек гел булып тормый. Португалия, Бразилия, Германия, уйный белмәсәләр дә, үзебезнекеләр өчен җанатам. Матур уеннар күп булыр дип ышанам.

Динар Биктаһиров, Теләче:
- Футболны үлеп яратсам да бармыйм. Дөресрәге, бара алмыйм. Ни өчен дигәндә, билетлары бик кыйммәт. Аларның бәяләре безнең халыкның кесәсенә бик нык суга. Шуңа да телевизордан гына караячакмын. Беренче чиратта үзебезнекеләр өчен җан атачакмын, аннары Англия өчен.

Айбулат Садыйков, Казан:
- Билетларны соңрак алырга җыенам. Бәлки эштән бушка бирерләр, бәлки уеннар якынлашканда, бәяләре төшәр. Россия - Италия уенын һичшиксез караячакмын. Алардан кызыклы матч көтеп калам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading