16+
#Спорт 16 апреля 2025, 17:13 Уку өчен 4 минут
3837
0
6

“Чемпион мира” булгач, ничек белмим инде, егетләр», яки, «апа, вы нас убили...»

16 апреля 2025, 17:13
3837
0
6
Уку өчен 4 минут

“Апа, мине беләсезме?”, “Ай, былбылым”, “Айфонлы Самир”, “түгәрәк өстәл” яки легендар җырчыбыз Илһам Шакиров истәлегенә турнирдан кайбер мизгелләр һәм фикерләр.

“Чемпион мира” булгач, ничек белмим инде, егетләр», яки, «апа, вы нас убили...»

“Апа, мине беләсезме?”, “Ай, былбылым”, “Айфонлы Самир”, “түгәрәк өстәл” яки легендар җырчыбыз Илһам Шакиров истәлегенә турнирдан кайбер мизгелләр һәм фикерләр.

12 апрельдә Түбән Каманың “Шинник” спорткомплексында Данил Галиев истәлегенә оештырылган турнирда бервакытта шул ук залда легендар җырчыбыз Илһам Шакиров истәлегенә дә 2012-2013 елгы балалар арасында республикакүләм көрәш ярышы булып узды. 93 көрәшче катнашты. Кайбер район-шәһәрләр икешәр команда белән килгән. Бер әйбер генә кыен булды: зурларныкы белән бергә оештырылгач, балаларныкын тулысынча һәм иркенләп карый алмадык. 

“Район буенча 320 бала шөгыльләнә”
Командалар беренчелегендә Арча — I, Чаллы (Комсомольский) — II, “Зилант” клубы III урынны алды. 
Арчалар быел балалар өчен оештырылган әллә ничә зур ярышта I урынны алырга өлгерде. Күз тимәсен, уралар гына! Кайбер ярышларга дүртәр команда алып килделәр. Олылар командасы белән дә пьедесталлардан төшмәстер иде әле алар. Ярты состав Казан ягына “очмаса”...
— Быел Чаллыда “Татарстан яшьләре” газетасы призларына көрәш буенча Татарстан беренчелегендә — VII, Казанда (“Сабантуй” журналы) һәм Мамадышта (“Ялкын” журналы) уздырылган Татарстан беренчелекләрендә I урынны алдык, — ди “Арча” спорт мәктәбе директоры, тренер Фәнил Һидиятуллин. — Казанга да, Мамадышка да 28 әр бала алып килдек. Түбән Камага исә һәр үлчәү категориясенә берәр — барысы алты бала барды. Берсе — чемпион, берсе — II, тагын бер балабыз III урын яулады. Команда белән I урынны алып кайттык. Арча районы буенча 8 тренер эшли. Чама белән 20 мәктәптә тренировка алып баралар. Үзем дә, директор вазыйфасы белән бергә, тренер хезмәтен башкарам. Район буенча 320 ләп бала көрәш белән шөгыльләнә. Быел Россия беренчелегенә биш бала барды. Иң күбесе безнең районнан, дип беләм. Шуның өчесе — чемпион, икесе III урында булды. Берсе, Алла боерса, 110 кг авырлыкта, Дөнья беренчелегенә барачак. Тырышабыз инде, көрәш дип яшибез. Приз фондларын тикшереп торганыбыз юк, балаларның җиңү яулап кайтканда ничек сөенгәннәрен күрү — безнең өчен иң шатлыклы мизгелләр.   

Буфет тирәсендә — чемпионнары белән
Балалар ярышын аз күзәтсәк тә, буфет тирәсендә шактый аралашырга өлгердем алар белән. Яшь чемпионнар белән сөйләшүе кызык бит. Чәй алырга дип, өч бала артына чиратка бастым. Бөгелеп-сыгылып бер-берсеннән көлешәләр. Кайсы пицца, кайсы өчпочмак сайлый. Балалар өчен бер дә арзанга төшми “только” андагы бәяләр. Әңгәмәдәшләрем әрсезләр булып чыкты. 
— Апа, ә сез кайдан килдегез? Безне беләсезме? — дип сүз башламасынмы сары чәчле сөйкемле бер малай.
— Мондый көрәшчеләрне ничек танымыйм инде, дим. Үзем: “Кайлардан килдегез?” — дип сорыйм.
— Лаештан. Имәнкискәнеке Фәнил абый алып килде. Теге, председатель Фәнил абый, беләсезме? 
— Фәнил абыегызны белмәскә инде...  
— Ә бу минем дустым, - дип күрсәтә икенчесе иптәшенә. — Аны беләсезме? “Чемпион мира” ул.
— “Чемпион мира” булгач, ничек белмим инде, егетләр. Былтыр Лаеш Сабан туенда дустың абсолют батыр булып, “Лада гранта” да отты түгелме соң?
— Апа, вы нас убили... (көлдек рәхәтләнеп). 

Ерактан якын итеп, дусларча сәлам биреп, яныбызга Арча көрәшчесе Самир Ахунов та килеп кушылды. Самирны күпләр яхшы белә инде. Былтыргы көрәш сезоны аның өчен аеруча истәлекле булды. Сабантуйда җирәбәгә тәкә отты, шул мизгелдә сөенечтән елаганы әле дә күзалдында. Аннары, көрәшләрдә урыннар алып, ел буе җыйган акчасына “Айфон” сатып алды. Менә нинди акыллы, тырыш көрәшчеләр үсә безнең. 
— Җырчы Илһам Шакиров турнирына килдегез, егетләр. Берәр җырын беләсезме? — дим әңгәмәне дәвам итеп. Буфетта чират озын бит, болар дөньяларын онытып көлгән арада зурлары алларына керә бара.   
— “Ай, былбылым”, — дип җавап кайтарды чемпионнарның берсе. — Әни шулай дип әйтте.

Лилия Йосыпова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading