16+

Чит ил тренерларына ышаныч әле сүнеп бетмәгән

- Ә менә Россиянең баскетбол буенча җыелма командасы баш тренеры Фотис Кацикарис белән Россия баскетбол федерациясе арасындагы каршылык чит ил остазының отставкасы белән тәмамланды. Кацикарис моның сәбәпләрен Россия баскетбол федерациясе президенты вазифаларын башкаручы Юлия Аникеевага ачык хатында җентекләп аңлата. Чит ил белгече башта үзен постыннан китүен сорап, соңрак калырга тәкъдим...

Чит ил тренерларына ышаныч әле сүнеп бетмәгән

- Ә менә Россиянең баскетбол буенча җыелма командасы баш тренеры Фотис Кацикарис белән Россия баскетбол федерациясе арасындагы каршылык чит ил остазының отставкасы белән тәмамланды. Кацикарис моның сәбәпләрен Россия баскетбол федерациясе президенты вазифаларын башкаручы Юлия Аникеевага ачык хатында җентекләп аңлата. Чит ил белгече башта үзен постыннан китүен сорап, соңрак калырга тәкъдим...

- Ә менә Россиянең баскетбол буенча җыелма командасы баш тренеры Фотис Кацикарис белән Россия баскетбол федерациясе арасындагы каршылык чит ил остазының отставкасы белән тәмамланды. Кацикарис моның сәбәпләрен Россия баскетбол федерациясе президенты вазифаларын башкаручы Юлия Аникеевага ачык хатында җентекләп аңлата. Чит ил белгече башта үзен постыннан китүен сорап, соңрак калырга тәкъдим иткән, әмма тренерлар штабын үзе белән киңәшләшми туплаган җитәкчелекнең гамәлләрен аңламый, аларны үзен кеше буларак та, белгеч буларак та түбәнсетүдә гаепли.
- Белгәнебезчә, безнең җыелма командаларны җитәкләргә чит илләрдән белгечләр чакыру соңгы елларда аеруча популярлашты. Россия федерацияләре аларга зур акчалар тота, тик чакырылган остазлар ышанычны һәм түккән акчаларны еш кына акламый. Шулай да араларында контрактын тулы куәтенә үтәп, югары нәтиҗәләргә ирешкән белгечләрнең булуын танырга кирәк. 2014 елгы кышкы Олимпиада алды сезонында кайбер спорт төрләре буенча безнең командалар күрсәткән нәтиҗәләр шуны дәлилли.
- Шорт-трек буенча безнең җыелма команданы 2012 елның маеннан француз Себастьян Крос җитәкли. Ул аңа кадәр Канада командасында эшләгән иде. Әлеге спорт төрендә россиялеләрнең моңарчы югары нәтиҗәләр күрсәткәне булмады. Шуңа, тәҗрибәле француз остазына мөрәҗәгать итү мантыйкка ярашлы адым дип кабул ителде. Нәтиҗә озак көттермәде: шорт-тректа безнең ирләр җыелма командасы зур прогресс ясады: дөнья чемпионатының көмеш медальләрен яулап, Европа чемпионатында эстафетада җиңде.
- Скелетон остасы Александр Третьяковның дөнья чемпионатындагы уңышы, һичшиксез, ил җыелма командасы баш тренеры Вилли Шнайдер исеме белән бәйле. Хатын-кызлар җыелма командасының уңышлы чыгышлары артында да әлеге остаз тора. Елена Никитина быел аның җитәкчелегендә әлеге спорт төрендә Европа чемпионы исемен яулады.
- Пьер Людерс бобслей буенча Россия җыелма командасын узган елның июненнән җитәкли. Аның җитәкчелегендә безнең Александр Зубков идарә иткән дүртле экипаж сезонны зур уңыш белән ачып җибәргән - дүрт стартның дүртесен дә җиңүче булып тәмамлаган иде.
Россиянең керлинг буенча хатын-кызлар җыелма командасын узган сезонда шулай ук чит ил белгече - швейцарияле Томас Липс Европа чемпионы итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading