16+

“Данис бабай”, кайт давай!

Тарих кабатлана? Зиннәтулла аганың “башына җиткән” – “Ак Барс”тагы карьерасына нокта куярга мәҗбүр иткән “Авангард” инде быел да Казан клубының Гагарин кубогы белән бәйле хыялларын җимерергә маташа. 5 апрель кичендә Көнчыгыш конференция финалында “Ак Барс”-“Авангард” каршылыгында исәп 0:2 булды.

“Данис бабай”, кайт давай!

Тарих кабатлана? Зиннәтулла аганың “башына җиткән” – “Ак Барс”тагы карьерасына нокта куярга мәҗбүр иткән “Авангард” инде быел да Казан клубының Гагарин кубогы белән бәйле хыялларын җимерергә маташа. 5 апрель кичендә Көнчыгыш конференция финалында “Ак Барс”-“Авангард” каршылыгында исәп 0:2 булды.

Юкка түгелдер
“Ак Барс” командасының Гагарин кубогы өчен көрәштә “Авангард” белән дүрт мәртәбә очрашып, шуның өчесендә өстен чыкканы булса да, Казан тамашачылары уңышлардан бигрәк, 2019 елның язында булган җиңелүне онытып бетерә алмый. Алдагы елны гына Гагарин кубогын откан команда плей-оффның беренче раундында ук оттырсын әле! Сериянең коры исәпкә төгәлләнүе дә ярага тоз сипте. Баш тренер Зиннәтулла ага Билалетдиновның “Ак Барс” белән соңгы уеннары булды ул.
Ул елны “Авангард” финалга кадәр барып җитте, ә төгәлләнми калган узган сезонда беренче раундта ук “Салават Юлаев”ка оттырган иде. Шунысы гаҗәп: әлеге җиңелү команданың баш тренеры Боб Хартлиның язмышына тәэсир итмәде. НХЛда остаз буларак Стэнли кубогын откан Канада белгеченең тәҗрибәсе Гагарин кубогын яуларга булышачагына да ышаналар бугай. Һәм юкка түгел кебек: Зиннәтулла аганы сыртка салган белгечкә Квартальновтан өстен чыгарга ике җиңү, ә Кубокка таба ядым ярым гына атлыйсы калды.

Соңгы матчмы? Ихтимал!..
 “Татнефть Арена” боз сараендагы матч бу сезонда Казанда соңгы уен булырга мөмкин. 0:2 исәбенә төгәлләнгән әлеге уеннан соң тамашачылар арасында шулай фаразлаучылар шактый булгандыр. 7 һәм 9 апрельдә үз тамашачылары алдында абынмас өчен “Авангард” хәзер кулдан килгәннең барын да эшләячәк.
– Казанда ике яхшы матч уздырдык. Алга чабасы килми, көндәшнең бик көчле булуын беләбез. Күп эш башкарасы бар һәм без аңа әзер, – дип нәтиҗә ясады Боб Хартли Казандагы икенче уеннан соң.
“Ак Барс” командасының баш тренеры Дмитрий Квартальнов та “гаять акыллы” сүзләр әйтте.
– Бер алка да кертми торып плей-оффта җиңеп булмый, – диде ул. – Беренче булып гол кертү кирәк. Әлегә барып чыкмый. Әле берни дә югалтмадык, ышанырга һәм эшләргә кирәк.

“Данис бабай”,  кайт давай
Команда капитаны Данис Зариповның бу сезон плей-оффында әле уйнаганы юк. Ә тамашачы көтә. Данис бозга чыгар да, могҗиза тудырыр, ди бугай. Ләкин аңа 40 яшь булуын да онытмаска кирәк. Әнә, ике тапкыр Олимпия чемпионы булып танылган Борис Майоров та могҗизага артык ышанмаска өнди.
– Данис “Ак Барс”ның бүгенге уенына яраклаша алмый. Никадәр генә оста уенчы булса да, ул 40 яшьтә Квартальнов таләп иткәнчә йөгерә алмый инде, – дигән ул.
Ләкин ниндидер үзгәреш, хоккейчыларны селкетеп алу кирәк. Ни рәвешле? Бу сорау – остазга. Җитәкчелектән торганы эшләнелә шикелле. Гагарин кубогының финалына чыга калса, “Ак Барс”ның һәр хоккейчысына 9ар миллион сум акча биреләчәк, имеш. Metaratings.ru басмасы шулай дип язып чыккан. “Салават Юлаев”ны җиңгән өчен 6шар млн сум бирелгән булган, ди инде.
Финалга юллама СКА хоккейчыларын тагын да күбрәккә баетачак – 10ар млн сум. ЦСКАны Гагарин кубогын откан очракта гына премия көтә, имеш.
Боз сараена 700-2850 сумлык билет сатып алып, ярты чәчен агартып кайтып киткән 6 меңләп тамашачы гына кызганыч.

Сагынырга вакыт юк
Казандагы матчны тамаша кылырга “Ак Барс”ның элеккеге уенчысы, бүген “Локомотив” өчен уйнаучы Владимир Ткачев та килгән иде. 
– Казанны сагынырга вакыт юк. Биредә яшим, ялларны монда уздырам, – диде ул “Шәһри Казан” хәбәрчесенең соравына җавап итеп. Шул арада Казанга кире кайтуын сораган  җанатарларның күңеленә сары май булып ятырдай сүзләрен дә кызганмады. “Күңелем белән гел биредәмен”, – диде ун еллап “Ак Барс”та уйнаган һөҗүмче.
Хоккейчыдан Казанда яшь хоккейчылар әзерләү эше турында да сораштык.
– Шартлар яхшы. Хоккей мәктәпләре төрле һәм үсү өчен менә дигән мөмкинлекләр бар. Уйнасыннар гына, – ди үзе биш яшьтә тимераякка баскан хоккейчы.  
...Владимир Ткачев яңа сезонны “Металлург” командасы составында башларга мөмкин дигән сүзләр дә йөри. Яңа сезонга кадәр үзгәрешләр булыр инде ул. 2021-2022 елгы сезонда, КХЛда 24 команда катнашачагы бүгеннән үк билгеле: Лигага “Адмирал” командасы әйләнеп кайта. Владивосток клубы финанс проблемасы сәбәпле бу сезонда уйнамаган иде.
“Ак Барс” яңа сезонны нинди кәефтә каршылар? Омск клубына каршы чит боздагы уеннан соң моңа берникадәр ачыклык керер.

Фото: ak-bars.ru

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading