16+

Дөнья чемпионаты – саннарда

Россия җыелма командасының триумфы белән тәмамланган быелгы хоккей буенча дөнья чемпионатын баш остаз Зиннәтулла Билалетдиновның уңышлы дебюты буларак та, команданың ун уенның барысында да отып рекорд куюы ягыннан да, һөҗүмче Евгений Малкинның гаять нәтиҗәле уены ягыннан да бәяләп булыр иде. Җиңү һәм аңа лаеклы өлеш кертүчеләр хакында бу көннәрдә сүзләр...

Дөнья чемпионаты – саннарда

Россия җыелма командасының триумфы белән тәмамланган быелгы хоккей буенча дөнья чемпионатын баш остаз Зиннәтулла Билалетдиновның уңышлы дебюты буларак та, команданың ун уенның барысында да отып рекорд куюы ягыннан да, һөҗүмче Евгений Малкинның гаять нәтиҗәле уены ягыннан да бәяләп булыр иде. Җиңү һәм аңа лаеклы өлеш кертүчеләр хакында бу көннәрдә сүзләр...

Швеция һәм Финляндиядә узган быелгы дөнья беренчелегендә төрле илләрнең җыелма командалары заявкасына Континенталь хоккей лигасында чыгыш ясаучы 102 уенчы кертелгән иде.
Быелгы дөнья беренчелегендә Россия җыелма командасы данын 10 дебютант яклады. Аларның иң яше - Чиләбе «Трактор»ы уенчысы Евгений Кузнецов. Спортчы турнир барган көннәрдә 20 яшен генә тутырды әле. Омск «Авангард»ыннан Александр Попов - дебютантлар арасында иң өлкәне. Аңа август аенда 32 яшь тула.
Шунысы кызыклы, сакчы Дмитрий Калининның дөнья чемпионатында ил җыелма командасы составында бу тугызынчы тапкыр уйнавы иде. Тарихка күз салсак, моңа кадәр дөнья беренчелегендә ил данын Вячеслав Быков, Виталий Давыдов, Сергей Капустин, Виктор Коноваленко, Виктор Кузькин, Василий Первухин, Геннадий Цыганков һәм Алексей Яшинның тугызар тапкыр яклавы мәгълүм. Ил хоккее тарихында бары 14 уенчы гына дөнья чемпионатларында тагын да күбрәк тапкыр катнашкан. Шуларның берсе - легендар капкачы Владислав Третьяк. Аның исәбендә 13 чемпионат.
Быелгы турнирдан соң Илья Никулин, Дмитрий Калинин һәм Алексей Терещенко өч тапкыр дөнья чемпионы булды. Алар әлеге күрсәткеч буенча мәшһүр хоккейчылар Вячеслав Анисин, Ирек Гыймаев, Алексей Гусаров, Валерий Каменский, Александр Скворцов, Сергей Федоров, Виктор Шалимовны куып җитте.
Моңа кадәр хоккей буенча дөнья беренчелегендә илнең 215 уенчысы чемпион исемен яулаган. Яңа тәмамланган чемпионаттан соң, бу исемлеккә тагын 17 уенчы өстәлде.
Павел Дацюк, Николай Кулемин һәм Евгений Малкин чемпионлыкны -бишенче, Алексей Емелин - дүртенче, Константин Барулин өченче омтылыштан гына яулады. Ә менә Михаил Бирюков, Николай Жердев һәм Александр Пережогинның дөнья чемпионатларында ике тапкыр гына катнашуы билгеле. Ләкин ике чемпионатның икесе дә алар өчен алтын медальләр белән тәмамланды.
Павел Дацюк, Алексей Емелин, Николай Кулемин һәм Евгений Малкин дөнья чемпионатлары медальләренең тулы коллекциясен туплаган уенчылар булды. Аларның һәркайсының алтын, көмеш һәм бронза медальләре бар.

Финляндия командасының элекке баш тренеры Россия хоккейчыларына соклануын яшерми
Финляндия җыелма командасының элеккеге баш тренеры Ханну Аравирта быелгы хокей буенча дөнья чемпионатында Россия командасының җиңүеннән соң үз фикерләре белән уртаклашты.
«Россиянең чемпион командасына карап футбол дөньясында бик популяр булган бер фразаны искә төшердем: футбол кырында һәрвакыт унбер кеше уйный, тик һәрвакыт немецлар гына җиңә.
Совет хоккеенда Виктор Тихонов тренерлык иткән заманнарда ил җыелма командасы матуррак та уйнагандыр бәлки. Ләкин моңа кадәр ул хәзерге кебек шулкадәр оешкан команда булмады. Бүген ул ниндидер механизмны хәтерләтә. Таләпчән, бар нәрсәдә төгәллек яратучы тренер, уенга дөрес итеп куелган таләпләр, алган биремнәрен бер тапкыр да тайпылмыйча үтәүче уенчылар», - дип соклану белдерә быелгы дөнья чемпионатын кабул иткән ил вәкиле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading