16+

Дөнья спорты йөз чөергән мәлдә ФИНАның Россиягә мөнәсәбәте сөендерә

31 март - 2 апрель көннәрендә Казанда суга сикерү буенча ФИНАның Дөнья сериясе ярышлары барды. Дөнья сериясен Татарстан башкаласы инде өченче тапкыр кабул итә. Моңа гаҗәпләнерлек тә түгел, чөнки ФИНА вәкилләре өчен без үрнәк спорт шәһәре.

Дөнья спорты йөз чөергән мәлдә ФИНАның Россиягә мөнәсәбәте сөендерә

31 март - 2 апрель көннәрендә Казанда суга сикерү буенча ФИНАның Дөнья сериясе ярышлары барды. Дөнья сериясен Татарстан башкаласы инде өченче тапкыр кабул итә. Моңа гаҗәпләнерлек тә түгел, чөнки ФИНА вәкилләре өчен без үрнәк спорт шәһәре.

Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе 2015 елда Казанда узган Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты тарихта иң яхшы чемпионат булды, дип искә ала.

- Мин Казанга, Татарстанга кабат кайтуыма шат. 2015 елда без монда ФИНАның иң яхшы чемпионатын кабул иттек. Әлеге ярышлар спорт объектлары һәм оештыручыларның тырышлыгы аркасында югары дәрәҗәдә үтте. Бүген без искиткеч бассейнда ярышлар күзәтәбез. Килгән саен ул тагын да яхшыра, - диде ул.

Аның сүзләрен Халыкара йөзү федерациясенең башкарма директоры Корнель Маркулеску да эләктереп алды.

- Казанга, шушы спорт сараена кайтуыма шат мин. Кызганыч, Казанда Конфедерация Кубогы үткәнгә су полосы буенча суперфинал ярышларын үткәрә алмыйбыз. Инде дөнья сериясендә катнашучы спортчылар белән аралашып өлгердем, алар биредәге шартлар белән канәгать. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка су спорты төрләрен яратуы, аларны һәрвакыт үстерүе өчен рәхмәтлемен, - диде Корнель Маркулеску.

Дөнья сериясе ярышларында спортчылар 3, 10 метр биеклектәге трамплиннан ялгыз, синхрон һәм катнаш (микс) сикерү буенча ярышалар. Барлыгы 13 илдән 70 спортчы килгән иде. Нәтиҗәдә 9 - алтын, 4 - көмеш, 4 - бакыр медаль алып Россия өченче урынга ия булды. Беренчелектә - Кытай (15,10,10), икенче урында - АКШ (13,14,6). Казанлылар көтеп алган Татарстан спортчысы Никита Шлейхер сәламәтлеге начараю сәбәпле ярышларда катнаша алмады.

Суга сикерү буенча Россия җыелмасы баш тренеры Светлана Моисеева белдерүенчә, бу ярышларга команда җиңү өчен килмәгән.

- Максатыбыз югары күрсәткечләр түгел иде. Спортчылар биредә Дөнья чемпионаты алдыннан суга сикерү осталыкларын шомартты. Шундый дәрәҗәдәге ярышлар Россиядә узуы куандыра, бу спортчылар өчен бик мөһим, - диде тренер.



Гаҗәеп ярышлардан тыш, Дөнья сериясе Казанга "табадан төшкән" яңалыклар да алып килде әле.
Россиянең суга сикерү һәм синхрон йөзү буенча федерациясе президенты Алексей Власенко сүзләренчә, безнең илдә Су спорты төрләре ассоциациясе барлыкка киләчәк. Ә аның үзәге дип Казан билгеләнәчәк.

Сүз уңаеннан, Татарстан 2016 елда спорт чараларын оештыру буенча Россия регионнары арасында икенче урынга ия булды. Беренче урынны без Кышкы Олимпия уеннарын кабул иткән Краснодар краена оттырдык.



Шулай ук, 2015 елда Спсуортның төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында казанлыларны шаккаттырган хай-дайвинг (27 метр биеклектән сикерү) ярышлары Олимпия уеннары программасына керергә мөкин. ФИНА Халыкара олимпия комитетына әлеге спорт төрендә микс-дисциплиналарда медальләр санын арттырырга кирәк, дигән фикер белән мөрәҗәгать итмәкче. Ачык суда марафон аралыгын йөзгәндә катнашучылар санын 25тән 35 кешегә җиткерү карары да яңгырады.

Дөнья спорты Россиядән йөз чөергән вакытта ФИНАның безгә карата мөнәсәбәте сөендерә. Халыкара олимпия комитеты Россиядә зур спорт чаралары үткәрүгә каршы булуга карамастан, Россия белән алга таба да эшләячәкбез, ди ФИНА вәкилләре.



- Россиянең су спорты төрләре федерациясе белән булган мөнәсәбәтләребез нык һәм дустанә. Россия белән эшчәнлекне дәвам итәбез, - диде Корнель Маркулеску.

Халыкара йөзү федерациясе карамагы астында үткәрелүче Дөнья сериясенә 2007 елда нигез салына. Ярышларны Бөекбритания, Кытай, Мексика илләре су спорты федерацияләре башлап җибәрә. Соңрак бу илләргә Канада, Катар, Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дә кушыла. Гадәттә бу ярышларда Олимпия уеннары призерлары, дөнья чемпионнары кебек спорт элитасы катнаша.

Фото: Риа Новости

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading