16+

"Дустыма җиңелдем, аның өчен шатмын..."

Сабантуй көрәшсез була алмый. Әстерхан өлкәсе Җәмәле авылында елның беренче Сабантуена батырлар җыелды.

"Дустыма җиңелдем, аның өчен шатмын..."

Сабантуй көрәшсез була алмый. Әстерхан өлкәсе Җәмәле авылында елның беренче Сабантуена батырлар җыелды.

Келәмгә Татарстан, Әстерхан, Чувашия, Дагестан, Калмыкия, Краснодар краеннан көрәшчеләр бил сынашты. 

Кояш келәмнәрне кыздырды. Ул көрәшчеләрне чыдамлылыкка сынады. Абсолют батыр исеменә көрәштә келәмдә Татарстан баһадирлары Муса Галләмов һәм Раил Нургалиев очрашты. Икесе дә атаклы көрәшчеләр, чемпионнар. 

Егетләр бер-берсенең аяк очларына басып барды. Бер балл Мусага булды, аннан Раил дә бер баллык алым ясады. Соңгы 17 секундта исәп 5:5кә тигезләште. Бәхет Раил Нургалиев ягында булды. Ул Муса Галләмовны 6:5 исәбе белән отты. 

– Сабантуй матур булды. Көрәшчеләр барысы да көчле. Абсолют батыр булуыма бик шат. Сабантуйда җиңгән 38 нче машинам булды. Көрәш авыр барды, – дип әйтте Раил. 

Муса Галләмов өчен сезон икенче урыннан башланып китте. Алга таба җиңүләр булачак әле, дип ышандырды ул. 

– Кояш кыздыра, эссе. Кичә генә самолет белән килдем. 5 сәгать йокы эләкте. Көрәшергә авыррак булды. Организм күнекмәгән әле.

– Сезонга ничек әзерләдегез? 

– Спортзалга йөрдем. Муса Җәлил, Данил Галиев ярышларында чыгыш ясап, үземне сынап карадым. 

– Җиңүгә бер адым гына җитмәде. Үкенмисезме? 

– Без келәмдә беренче көн генә түгел. Теләче өчен чыгыш ясаганда Раил белән бергә ярышка әзерләнә идек. Бер-беребезне яттан беләбез. Көрәшергә авыр булды, бер-ике балл хәлиткеч иде. Чистага җиңгән чаклар мин 85 килограмм авырлыкта, Раил 100 килограммда көрәшкән вакытларда гына булды. Хәзер икебездә 130 килограммга кадәр авырлыкта көрәшәбез. Мин Раилгә караганда 10 килограммга авыррак. Ике профессионал арасында чистага салуны күрергә кыен. 

Дустыма җиңелдем, аның өчен шатмын. Әлегә җиңелүне кабул итәргә баш эшләп бетермәгән төсле. Нәрсә булганын аңламыйм әле. 

Нишләптер, абсолют батырга көрәшкә 100 килограммнан артканнарны гына керттеләр. 100 килограммга кадәр авырлыкта чемпион калган Эльдар Хәмитовта бу хакта сүз кузгатты. 

– Татарстанда җиңү авыррак бирелә. Монда көрәш икенчерәк төсмер ала. Гази Хәлилов белән келәмдә очрашканыбыз булды. Бу юлы мин өстен чыктым. Сабантуйларга әзерлендек. Быел Казахстанда Дөнья чемпионаты узачак. Төп көчләрне шунда тупларга исәп. Абсолют батырга көрәшәсе килде, әлбәттә. Авырлыкны 100гә кугач, авыррак булыр иде. Әле алды Сабантуйлар күп, үзебезгә язганын алырбыз әле.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Монда да договорной булды микән? Бөтен корэш шундый бит хэзер

    Мөһим

    loading
    2
    X