16+

Эхх, хоккейда иң яхшылар без түгел

Узган атнаның соңгы көнендә “Ак Барс” һөҗүмчесе Найджел Доус “Северсталь “ капкасына өч гол кертеп, Казан өчен мөһим җиңү китергән мәлдә (5:2), КХЛда атнаның иң яхшы уенчыларын ачыклап өлгергәннәр иде инде булса кирәк.

Эхх, хоккейда иң яхшылар без түгел

Узган атнаның соңгы көнендә “Ак Барс” һөҗүмчесе Найджел Доус “Северсталь “ капкасына өч гол кертеп, Казан өчен мөһим җиңү китергән мәлдә (5:2), КХЛда атнаның иң яхшы уенчыларын ачыклап өлгергәннәр иде инде булса кирәк.

Әлеге исемлеккә “Ак Барс”тан бер генә хоккейчы да кермәгән.

Аның каравы Татарстан егете Дамир Шәрипҗановның (“Авангард”) иң яхшы сакчы булуы сөендерә, ә Шимон Грубецның атнаның тиңдәшсез капкачысы булуы игътибарны җәлеп итә.

“Авангард” белән Чехиянең әлеге капкачысы килешү төзегәннән соң ялкау белгечләр генә фикерен җиткерми калды бугай инде. Һәр фикер иясе Эмиль Гарипов белән Игорь Бобков арасыннан “артык кашык эзләде. Ә Шимон Грубец артык исе китми генә үз эшен башкарды. Үч иткәндәй “Ак Барс” белән уенда (3:0) капкасын “коры”да калдыра алды әле.

– Көндәшлек яхшы. Хәзер составка үтеп керү тагын да авыррак булачак, – дигән Эмиль Гарипов бу уңайдан “СЭ” хәбәрчесенә. – Әлегә команданы алмаштыру, килешүне өзү турында миңа бернинди сүз дә әйткәннәре юк. Һәр җиңелүдән соң капкачыга карыйлар: “Матчны коткарып кала алыр идеме?” – дигән сорау бирелә. “Автомобилист” белән уенда җитди ялгыштым. Мин акыллы кеше, кимчелекләремне күрәм һәм хаталар өстендә эшлим. Башкаларны гаепләмим.

– “Авангард” белән яңа килешү төзедең һәм акча сизелерлек кимеде. Үкенмисеңме?

– Юк. Акчадан бигрәк, элеккеге дәрәҗәмә кайту мөһимрәк иде. Сүз дә юк, күбрәк акча эшлисе килә. Әмма дөньяда авыр вакыт. Хезмәт хакыннан зарлану оят булыр иде. Чөнки кризис, кешеләр ачлыктан интегә.

– Авыр хәлне ничек җиңәсең?

– Проблеманы өйгә алып кайтмыйм. Борчылам, әлбәттә. Хәзер авыр, ләкин алга таба яхшырак булачак, дип үз-үземне тынычландырам. Имгәнеп бозга чыга алмаган чакларны уйласаң, бүгенгесе – вак-төяк кенә.

...Кышның беренче көнендә “Авангард” белән “Ак Барс” чираттагы очрашуны уздырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading