16+

Евгений Малкин Билалетдиновны иң көчле тренер дип саный

Бүген Зиннәтулла Билалетдинов дружинасы өчен дөнья чемпионатының хәлиткеч өлеше башлана. Россия җыелма командасы Стокгольмда Норвегия командасы белән ярым финалга юллама өчен көрәшәчәк. Моңа кадәр Швеция башкаласы Россия хоккейчыларына хәерһахлы булган иде. Үзенең «В» төркемендә уздырган 7 уенның барысында да җиңү яулап, Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре чирек финалга беренче урыннан чыкты. Дөресен...

Евгений Малкин Билалетдиновны иң көчле тренер дип саный

Бүген Зиннәтулла Билалетдинов дружинасы өчен дөнья чемпионатының хәлиткеч өлеше башлана. Россия җыелма командасы Стокгольмда Норвегия командасы белән ярым финалга юллама өчен көрәшәчәк. Моңа кадәр Швеция башкаласы Россия хоккейчыларына хәерһахлы булган иде. Үзенең «В» төркемендә уздырган 7 уенның барысында да җиңү яулап, Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре чирек финалга беренче урыннан чыкты. Дөресен...

Төркем этабында Россия командасының матур җиңүләрендә «Питтсбург» командасы «суперйолдызы» Евгений Малкинның роле аеруча зур булды. Чирек финал алдыннан «Спорт-экспресс» басмасына биргән интервьюсында ул быелгы дөнья чемпионатыннан алган тәэсирләре, баш тренерга бик җылы мөнәсәбәте хакында бәян итә. Әңгәмәнең кызыклы өлешләрен «Шәһри Казан» укучыларына да тәкъдим итәбез.
- Милли хоккей лигасында Стэнли Кубогы өчен ярышларда 7 шәр матчтан торган ике серия уздырганнан соң, җыелма команда составына кереп китү авыр булмадымы?
- Җыелма командага кушылу һәрвакыт уңай эмоцияләр генә бирә. Финалга кадәр санаулы гына уеннар калды. Теләге булганда, һәр хоккейчыда чемпионат азагына кадәр уңай эмоцияләр сакланачагына бер шик тә юк.
- Швеция бозында Сезне көндәшләрегез гел эләктереп егарга гына тора кебек... Бу хәл еш ачуыгызны чыгарамы?
- Юк, билгеле, миңа монда барысы да ошый. Әгәр алга таба да җиңәбез икән, мин бозда кыйнауларына да риза (көлә).
- Ләкин НХЛда көндәшләрегез бозда алай бәйләнмиләр бит.
- Әгәр сүз регуляр чемпионат турында бара икән, дөрес, анда бозда провокацияләргә әллә ни урын юк. Плей-офф этабы башлануга, уеннар бөтенләй башка төсмер ала. Анда инде бөтен хоккейчыларга да көндәшләреннән эләгә.
- Россия хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк, әгәр алга таба дөнья чемпионатларында хөкем итү системасы хәзерге кебек кала икән, НХЛ йолдызлары чемпионатка килмәскә дә мөмкин, ди. Сез моның белән килешәсезме?
- Хоккейның, беренче чиратта, ир-атлар спорты төре икәнен онытмаска кирәк. Җәрәхәтләнүләр, имгәнүләр дә, аяк-кулларны сындырган очраклар да була. Стэнли Кубогы ярышларыннан төшеп калган һәр спортчы, травмалары булмаса, үз иле данын яклау өчен дөнья чемпионатына килергә телидер дип уйлыйм. Медальләр өчен көрәшү шансы булганда, бигрәк тә. Ышаныгыз, үзен хөрмәт иткән хоккейчының хыялы беркайчан да НХЛның төп призын яулау белән генә чикләнми. Аның Олимпиаданы да, дөнья чемпионатын да отасы килә.
- Безнең команданың төркем этабындагы уңышлары бик сөендерде, аңа хөрмәтне арттырды.
- Моның өчен бик күп эшләргә туры килә: күп күнекмәләр уздырабыз, көндәшләрне видеоязмадан өйрәнәбез. Без бит чемпионатка катнашу өчен генә түгел, җиңү яулар өчен килдек.
- Россия кешесенә еш кына уңышлардан баш әйләнү хас. Командабызның турнирның фавориты булуы турындагы уйны баштан ничек чыгарып атарга?
- Бу очракта хоккейчыларга көн дә газета уку, яңалыклар белән танышып бару кирәкмидер дип уйлыйм. Бозга чыккач, өстенлегең турында уйламыйча, бары үзеңә ышанып тапшырылган эшне башкарырга гына кирәк.
- Зиннәтулла Билалетдинов тәкъдим иткән хоккейга ияләшү кыен булмадымы?
- Мин хоккейчы буларак, беренче чиратта, буйсынучы. Шуңа күрә команда мәнфәгатьләрен күздә тотып яраклашырга тиешмен. Безнең бурыч - тренер нәрсә әйтә, шуны үтәү. Шул ук вакытта һөҗүмдә импровизациягә урын калдырыла. Шуңа күрә тренерлар белән бернинди аңлашылмаучылык юк.
- Билалетдинов моңа кадәр җыелма командада Сезнең белән эшләгән тренерларның кайсына да булса охшаганмы?
- Моңа кадәр Россия җыелма командасы белән эшләгән тренерлар арасында аны иң көчле белгеч дип саныйм. Бу тактикада һәм уенга әзерлектә ачык чагыла. Һәр җыелышта игътибарны көндәшләрне җентекләп өйрәнүгә бирәбез. Бу планда Зиннәтулла Хәйдәрович моңа кадәр эшләгән белгечләрдән сизелерлек аерыла.
Башка тренерлар белән эшләү начар булган икән дип һич уйлый күрмәгез. НХЛда уйнаучы хоккейчы буларак, көндәшләрне җентекле, вак детальләр белән өйрәнүнең ни дәрәҗәдә кирәкле икәнлеген аңладым. Билалетдинов НХЛдагыга охшаш юлдан бара. Шуңа күрә миңа аның алымы ошый, ул уенны җиңелрәк аңларга ярдәм итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading