16+

Федерация Советы әгъзалары дәүләт компанияләренең спорт клубларын финанславына каршы

Федерация Советының җиде әгъзасы, шул исәптән легендар хоккейчы Вячеслав Фетисов, Дәүләт Думасы каравына «Табигый монополияләр турында»гы канунның кайбер маддәләренә үзгәрешләр кертүгә кагылышлы закон проекты тәкъдим иткән. Әлеге үзгәрешләр дәүләт компанияләренә спорт клубларын финанслауны тыя. Тыю «Россия тимер юллары», «Газпром», «Россети», «Ростелеком» һәм «Транснефть» җәмгыятьләренә, «Почта России» федераль дәүләт предприятиесенә, Төбәкара...

Закон проекты авторлары бу адымга баруларын табигый монополияләр хезмәтләренең гади кулланучылары мәнфәгатьләрен яклау ихтыяҗы белән аңлата.
«Табигый монополияләр хезмәтләреннән файдаланучы юридик һәм физик затлар теге яки бу клубның кыйммәтле уенчылар сатып алу чыгымнарын үз җилкәләрендә татырга тиеш түгел», - диелә аңлатма язуында.
Закон проектында тыюның спорт командаларын финанслауга гына түгел, спорт, ял, мәдәни-агарту чаралары һәм хәйрия эшчәнлеге белән бәйле чыгымнарга да кагылуы искәртелә.
Әлеге башлангыч спорт клублары җитәкчеләрендә яклау тапмады, билгеле. Алар спортчылар сатып алу чыгымнарын контрольдә тоту кирәклеген таный. Шул ук вакытта дәүләт компанияләренең клубларны финанслаудан бөтенләй китүе илдә профессиональ спортның таркалуына китерәчәк, дип саный клуб җитәкчеләре.
Бу фикер белән Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко да тулысынча килешә.
«Коллегаларымның мондый башлангычын хупламыйм. Минем белән бу хакта фикер алышучы булмады. Безнең спортның монополияләр тарафыннан финансланмый торып яши алмаячагын аңларга кирәк. Ә спорт клубларының бюджетлары һәм аларны финанслау күләме турындагы мәгълүмат җәмәгатьчелек өчен ачык булырга тиеш. Бу акчаларның зур спортта нәтиҗәлелеген күтәрергә кирәк», - дип ассызыклый ул «Интерфакс»ка биргән әңгәмәсендә. Югары палата рәисенең үзендә үк яклау тапмаган башлангычның депутатлар тарафыннан хупланачагы бик шикле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading