16+

Футболчылар һәм футбол тирәсендә акча белән бәйле хәлләр...

Россия премьер-лигасында чемпионатны дәвам итәргә төгәл бер ай вакыт калып бара. 24 гыйнварда “Рубин” футболчылары Төркиядә беренче җыеннарын төгәлләде. Сезонга әзерлек җыенының икенчесе 28 гыйнварда шунда ук дәвам итә.

Футболчылар һәм футбол тирәсендә акча белән бәйле хәлләр...

Россия премьер-лигасында чемпионатны дәвам итәргә төгәл бер ай вакыт калып бара. 24 гыйнварда “Рубин” футболчылары Төркиядә беренче җыеннарын төгәлләде. Сезонга әзерлек җыенының икенчесе 28 гыйнварда шунда ук дәвам итә.

Леонид Слуцкий шәкертләре Төркиядә иптәшләрчә ике уен уздырырга өлгерде: Сербиянең “Партизан” (5:2) һәм чемпионаттагы көндәшләренең берсе, үзебезнең “Сочи” (3:2) командасын отты.
– Җиңү рәхәт мизгелләр бүләк итсә дә, контроль уеннарда нәтиҗә алай ук мөһим түгел. Ниндидер исәп  артыннан куу җыеннарның төп максаты түгел, – диде “Рубин”ның баш тренеры Леонид Слуцкий әлеге матчлардан соң.

Максатларның берсе, мөгаен, аерым уенчыларның, бигрәк тә яңа футболчыларның әзерлегенә бәя бирүдер. Командага килеп кенә кушылган Мицуки Сайтога, мәсәлән.  Япон футболчысы өметләрне аклармы?  
– Аның турында моңа кадәр нәрсә белгән булсак, ул шуларны исбатлап тора, – диде Слуцкий. – Аңа ял кирәк. Чөнки безгә килгәнче күп уйнаган. Шуңа да аны сезонга дөрес әзерләү мөһим.

Әзерлек димәктән, “Рубин” сакчысы Карл Старфельт беренче җыеннарның иң яхшы футболчысы буларак 1 мең евро (90 мең сум) премиягә лаек булган, ди анда. Джордже Деспотович икенче (700 мең), ә Хвича Кварацхелия белән Илья Самошниковка 300әр мең евро биргәннәр.
– Бик яхшы җыен булды, – дип бәя биргән баш тренер. – Моңа ике төрле фактордан чыгып бәя бирергә мөмкин: һава торышы комачау итмәде һәм футболчылар имгәнмәде.
...Тамашачыны “Сочи”га каршы матчта һөҗүмче Иван Игнатьевның уеннан гол кертүе дә сөендергәндер. Шулай булмый ни: 2019 ел азагында 7 млн еврога сатып алган уенчы бу сезонда ул 15 матчка 2 гол кертте һәм барысын да пенальтидан гына. Шул сәбәпле аның трансфер базарындагы бәясе дә 4 млн еврога кадәр төшкән, ди.

Трансфер базары димәктән, “Спартак” клубы 29 яшьлек һөҗүмче Александр Кокоринны “Фиорентина” клубына сатып җибәрде. Кайбер мәгълүматлар буенча, Италия клубы һөҗүмчене 3,5 млн еврога сатып алган. Кокорин Италиядә елына 2 млн евро (180 млн сум) хезмәт хакы алачак. “Спартак”та акчасы күбрәк – 3 млн евро (270 млн сум) иде.

Андый ук бәягә булмаса да, сатулар бездә дә бар анысы: Алабугада туган, “Рубин”  мәктәбе аша үткән 21яшьлек һөҗүмче Артур Сәгыйтов шушы көннәрдә Казан клубыннан китте. Футболчы Корбан Бердыев вакытында төп составта уйный башлаган иде, әмма бүгенге остазлар аңа өмет багламады. Үзебездә тәрбияләнгән футболчылар – сакчы Раил Абдуллин һәм капкачы Давид Волк белән аңа кадәр үк килешү өзелүен искә төшерсәк, “Рубин”да Казан футбол мәктәбендә тәрбияләнгән бер генә футболчы да калмады.
Хәерлегә булсын инде. Иң мөһиме – Иван гол кертте, ләбаса.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading