16+

Гаделлекме, абруймы?

Арбитр абруен югалтудан курку гаделлектән өстен чыгар, мөгаен. «Рубин»-«Ростов» матчыннан соң күп кенә фикерләрне өйрәнгәч,шундый нәтиҗәгә киләсең.

Гаделлекме, абруймы?

Арбитр абруен югалтудан курку гаделлектән өстен чыгар, мөгаен. «Рубин»-«Ростов» матчыннан соң күп кенә фикерләрне өйрәнгәч,шундый нәтиҗәгә киләсең.

Казан клубының Соцгородтагы стадионында 23 нче тур кысаларында узган уены мәйдан хуҗаларының «Ростов»ка 1:2 исәбенә җиңелүе белән тәмамланды. Матчта исәпне өченче минутта ук, Сердар Азмун ярдәме белән, Ринат Билалетдинов шәкертләре ачкан булса да, кунаклар моңа җавап итеп ике туп кертте. Ләкин бу уенның нәтиҗәсе таблодагы саннар белән түгел, ә безнең Сергей Рыжиковның уен кырыннан чыгарылуы белән хәтердә калды.
Баш арбитр «Рубин» капкачысына, ростовлыларның лидеры Артем Дзюбаны бәреп егуда гаепләп, кызыл карточка күрсәтте. Регламент нигезендә, бер уенга дисквалификацияләнгән Рыжиков «Зенит»ка каршы киләсе уенда катнаша алмаячак. Тик бу очрак футбол экспертларында да, җанатарларда да көчле бәхәсләр уятты. Казанлыларның баш тренеры Дзюбаны симуляция ясауда гаепләде. Экспертларның да кайберләре шушы ук фикердә. Элекке футбол арбитры Валерий Бетенко да бу очракта судьяның гаебе булуын, Дзюбаның алдашып егылуын таный. Шул ук вакытта ул регламентны барыбер үзгәртеп булмаячагын искәртә. «Әгәр Рыжиковка каралган бәхәсле дисквалификацияне хәзер гамәлдән чыгарсаң, бу арбитрның абруен шик астына кую булачак, шуңа әлеге юлга бармаячаклар», - ди ул.
Бу уеннан соң, «Рубин» турнир таблицасында 9 нчы баскычта баруын дәвам итә. 8 нче урында торучы якын көндәше «Ростов»тан казанлыларны 4 очко аера.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading