16+

Харламов исеме тирәсендә «патентлар» куера

Бу язда ил экраннарын шаулаткан «Легенда №17» фильмыннан соң мәшһүр совет хоккейчысы Валерий Харламовның исеме икенче яңарышын кичерде. Җәмәгатьчелек хәтер яңарткан арада легенданың исеме тирәсендәге бәхәсләр иң югары ноктасына җитте дисәң дә була.

Харламов исеме тирәсендә «патентлар» куера

Бу язда ил экраннарын шаулаткан «Легенда №17» фильмыннан соң мәшһүр совет хоккейчысы Валерий Харламовның исеме икенче яңарышын кичерде. Җәмәгатьчелек хәтер яңарткан арада легенданың исеме тирәсендәге бәхәсләр иң югары ноктасына җитте дисәң дә була.

Июль аенда бер патент компаниясе мәшһүр хоккейчының исемен һәм аның белән бәйле товар билгесен куллануга үзенең генә хокуклы булуын белдерде. Беренче булып таякның юан башы Яшьләр хоккей лигасына төште. Белгәнебезчә, МХЛ җиңүчесенә сезон азагында Харламов кубогы тапшырыла. Нәтиҗәдә Яшьләр хоккей лигасының трофей исеменнән легендар Харламов исемен төшереп калдырмый чарасы булмады.
Хәзер җанатарлар Континенталь хоккей лигасын да шундый язмыш көтмәсме дип борчыла. Бу аңлашыла да, КХЛ дивизионнарының берсе Харламов исемен йөртә. Моңа ияреп Чернышев, Бобров, Тарасов дивизионнарыннан да легендалар исемен алып ташларга туры килмәсме? Болай барса, Гагарин Кубогыннан да коры калырга мөмкин бит. Харламов исемен йөрткән ЦСКА хоккей мәктәбеннән дә акча таләп итүләре мөмкин.
«Спорт-экспресс» җанатарларны тынычландырырга ашыкты: мәшһүр Анатолий Тарасов, Аркадий Чернышев, Всеволод Бобровның туганнары легендалар исемнәрен кулланган өчен КХЛдан акча сорарга җыенмый. Татьяна Тарасова белән Елена Боброваны мондый сорауның куелышы ук таң калдырган.
Хоккей легендасы тирәсендәге патент ыгы-зыгысының каян башлангыч алуына Валерий Харламовның партнеры Владимир Петров әңгәмәләрендә ачыклык кертте. Ул бу эш Харламовның улы Александрның «җиңел» кулыннан башланып киткән булырга тиеш, дигән фикердә. Петров бу вазгыятьнең «Легенда №17» фильмы белән бәйле булмавын искәртә. Кайберәүләр әле хәтерлидер, моннан дүрт ел элек «Беренче канал» катнашында һәм Владимир Петров продюсерлыгында «Валерий Харламов. Дополнительное время» дигән фильм презентацияләнгән иде. Аны Казан тамашачысына тәкъдим итәргә Владимир Петров үзе килгән иде. Ул вакытта ук кече Харламов картинаны әзерләгәндә минем белән киңәшләшкән кеше дә булмады, әтинең исемен генә файдаландылар дип дәгъва белдергән булган. Шуны истә тотып, «Легенда №17»не төшерүчеләр хоккейчының туганнарыннан рәсми рөхсәт алып эш иткән, Харламовның улы хәтта эпизодик рольдә дә катнашкан.
Бәхәснең алга таба нинди борылыш алачагы әлегә билгесез, шулай да бер нәрсә ачык: Яшьләр хоккей лигасына чемпион кубогын башкача атарга туры киләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading