16+

ХӘЕРЛЕ СӘГАТЬТӘ!

Узган сезон финалистлары Мәскәү «Динамо»сы һәм Омск «Авангард»ы арасындагы Ачылыш кубогы матчы белән бу атнада Континенталь хоккей лигасында яңа сезон старт алды. Татарстан командалары регуляр чемпионаттагы тәүге уеннарын бүген уздыра. «Ак Барс» та, «Нефтехимик» та сезонны үз бозында ача: «барс»лар - «Северсталь»не, «Нефтехимик» «Динамо»ны (Минск) кабул итә.

Сезон аралыгында уздырылган турнирларда шактый уңышлы чыгыш ясаган «Нефтехимик» Гагарин Кубогы өчен көрәштә җитди көндәш булачагын белгертеп куйды инде. Яңа сезонга әзерлек барышында уздырган 9 матчта Түбән Кама командасы 16 очко җыйды. Ә менә «Ак Барс» чын мәгънәсендә гаҗәпләндерде. Сезон алды матчларының берсендә генә төп вакытта җиңүгә ирешкән «барслар» Көнчыгыш конференция командалары арасында иң түбән нәтиҗә күрсәтте. Ә сезон аралыгында лиганың иң нәтиҗәле командасы дип «Металлург» (Магнитогорск) табылды. Дөрес, командаларның яңа сезонга әзерлек дәрәҗәсен чын мәгънәсендә регуляр чемпионат матчлары күрсәтәчәк.
Лига яңалыкларына килгәндә, бу сезонда анда 26 команда чыгыш ясаячак. КХЛ берьюлы 3 команда белән тулыланды. Бер еллык тәнәфестән соң, Ярославль «Локомотив»ы КХЛ составына янәдән кайтты. Моннан тыш, Украинадан «Донбасс» командасы һәм Словакия чемпионы, бай тарихлы «Слован» командалары кушылды. Тагын бер яңалык: узган сезонда КХЛда Попрад шәһәрен тәкъдим иткән «Лев» командасы бу юлы тарихи асылына кайтып, Прага командасы буларак чыгыш ясаячак.
Яңа командаларның барысы да Көнбатыш конференция составына керә. Биредә быел 14 команда чыгыш ясаячак. Ә Көнчыгыш конференциянең составы үзгәрешсез калды - анда шул ук 12 команда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading