Дөнья ареналарында үз хөрмәтенә 29 тапкыр Россия гимнын яңгыраткан, 72 еллык өзлексез эш стажы булган шәхес. - 86 яшьлек якташыбыз Әхмәт абый Сираҗиевны кыскача гына әнә шулай тасвирлап булыр иде. Ветеран спортчылар арасында чаңгы узышлары буенча 14 тапкыр - дөнья, йөгерү буенча өч тапкыр - Европа, 12 тапкыр дөнья чемпионы...
Яшьтә түгел хикмәт
- Хикмәт ничә яшьтә булуда түгел, үзеңне ничә яшьлек итеп хис итүдә, диләр. Сезгә үз яшегезне берничек тә биреп булмый, Әхмәт абый.
- Аллага шөкер, әлегә кадәр аруның да, авыруның ни икәнен белмим. Бу табигатемнән дә киләдер инде. Яшем 86да булса да, әле мин үземне 60тан да картрак итеп сизмим.
- Кичә әңгәмә вакыты турында сөйләшә башлагач, бүген бушый алмыйм, эштә әле мин, дип таң калдырдыгыз.
- 1942 елдан бирле эшлим мин. Өзлексез эш стажым инде 72 елга җыелды. Хәзер бер шәхси сак предприятиесендә инспектор булып эшлим. Менә әле бер тәүлек кизү торып кайттым да, Сезнең белән әңгәмә корырга килдем.
Кичке уеннарда чыныгып үскән егет
- Яшьтән спорт белән шөгыльләнмәгән кеше, өлкәнәйгәч кенә спортка килеп, нәтиҗәләр күрсәтә алмый. Сезнең спорт белән дуслыгыгыз кайчан башланды?
- Мин Яшел Үзән районының Карашәм авылында туып үстем. Безнең якларда кичке уеннар бик популяр иде ул чакларда. Олыраклар капка төпләренә гармуннар белән чыгып, җырлашып утыралар, без бала-чагаларны җыеп, төрле ярышлар оештыралар иде. Бер урамнан икенче урамга кадәр йөгерсәң, беренче килүчегә бүләккә өч алма, икенче килгән кешегә - ике, өченче урын алучыга бер алма бирәләр. Кемдер кыяр, помидор, кемдер чия бирә, ул вакытта тансык иде бит алар. Йөгерү генә түгел, баганага менү, көрәш, күлдә йөзүдә дә ярыша идек. Шушы кичке уеннарда һәм Сабан туйларында чыныгып үстек без. Мәктәп һәм район күләмендә чаңгы ярышларында да катнаша идем. Механиклар мәктәбендә, соңрак училищеда укыганда да спорт белән дус булдым. Аннары ул хәрби хезмәт вакытында да дәвам итте. Краснодар краенда яшәп алганнан соң, 1974 елда Казанга кайттым һәм «Элекон» заводында эшли башладым. Үзе дә чаңгычы булган якын дустым, мине, Казанга кайтуга, үз тренеры Бәхтияр Гәрәй улы Зарипов белән таныштырды. Аңа кадәр чаңгыда классик стильне генә белә идем. Тренер ярдәме белән, ирекле стильне дә үзләштердем, калганын, башкаларны күзәтеп, үзлегемнән өйрәнеп бетердем. Безнең заводта спортның күп төрләре үстерелә, кышын чаңгы ярышларына зур игътибар бирелә, җәйләрен йөзү, йөгерү бик популяр иде. Җәен йөгерү, йөзү, граната ыргыту, тартылуны берләштерүче многоборьеда - күп төр ярыш диләр инде аны - бик теләп катнаша башладым. Кышын - чаңгы узышларында. Зур спортка юл менә шулай салынды.
Уңышка юл - таулардан
- Халыкара ареналарда пенсиягә чыкканнан соң ярыша башладыгызмы?
- Пенсия яшем 1988 елда ук тулган иде инде, мин әле аннан соң да заводта эшләвемне дәвам иттем. Синең йөгерү буенча да, чаңгыда узышу буенча да сәләтең зур, дип, таныш спортчылар Европа, аннары дөньякүләм ярышларда катнашырга киңәш иттеләр. Җиңел атлетика буенча Европа чемпионатына тәүге тапкыр 1988 елда бардым. Италиядә узган ул чемпионатта 5 һәм 10 км дистанцияләрдә чемпион булдым. Чаңгы ярышларына беренче чакыруны 1994 елда алдым. Норвегиядәге ул старт минем өчен уңышсыз - 15 нче урын белән тәмамланды. Монда кайткач, 84 кеше арасында 15 нче урын алу - яхшы нәтиҗә, дип бәяләделәр. Тик мин алай уйламадым, ярышларда катнашучы спортчыларның максаты бер - җиңү генә була ала, дип санадым. Норвегия тауларындагы текә борылышлар игътибарны бик җәлеп иткән иде ул чакта. Аннан тиешенчә уза алмасаң, чаңгың да сына, аягың да. Шул чемпионаттан кайткач, таудан төшү, борылышларны узу техникасын Юдино тауларында шомартырга керештем. Чаңгы юлларын салучылардан, тренерлардан, шундый участоклар ясагыз, дип сорый идем. Чаңгыда уңышка юлым шул Юдино тауларыннан башланды. Бераздан Германиядәге дөнья беренчелегендә катнашып, икенче урын алып кайттым.
- Дөнья ареналарындагы җиңүләрегезнең исәбен бүген үзегез беләсезме?
- Шушы ике спорт төре буенча минем хөрмәткә 29 тапкыр Россия гимны уйналганын төгәл беләм.
- Апрель башында гына Будапешттан - ветераннар арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатыннан өч алтын медаль белән кайттыгыз. Җәен тагын ярышларга җыенасыз дип ишеттем.
- Июль аенда Америкага барырга исәп, анда Америка белән Россия командалары арасында җиңел атлетика ярышлары була. Август аенда, Алла боерса, Төркиянең Измир каласында узачак Европа чемпионатына җыенам.
- Бер ел дәвамында ике спорт төре буенча турнирлар шактыйга җыела икән, авыр түгелме?
- Мин, гадәттә, бер сезонда фәкать чаңгы ярышларында гына катнашам, икенче сезонны йөгерүгә генә багышлыйм. Әзерләнергә катлаулы булса да, ике спорт төрен бергә алып барган вакытлар да бар. Мәсәлән, 2005 елда бер сезонда чаңгы буенча да, йөгерү буенча да дөнья чемпионы булдым. Бу уңышны быел да кабатладым. Гыйнвар аенда Австриядә чаңгы узышларында 3 тапкыр дөнья чемпионы булдым, март ахырында Венгриядә йөгерү буенча 3 алтын медаль алдым. Киләсе елга үземне чаңгыга гына багышлармын дип торам.
- Бүген ветеран спортчылар арасында берьюлы чаңгыда да, җиңел атлетикада да Сезнең кебек уңышларга ирешкән кешеләр бармы?
- Әлегә мин дөньяда берүзем. Башка ил спортчыларының перспективасы турында әйтә алмыйм, менә Татарстаннан тагын шундый берәр кеше табылса, бик әйбәт булыр иде.
Үз-үзенә тренер
- Халыкара ярышларга Сезне тренерлар әзерлиме?
- Башта тренерлар белән эшләдем, аннары алардан баш тарттым. Үз-үземә тренер мин хәзер. Аларның ысулларын бик үк кабул итеп бетермим. Тренерлар, үз нәтиҗәләрен күрсәтер өчен, кешене куалыйлар, миңа бу ошамады. Һәр кешенең организмының үз үзенчәлеге бар бит. Һәр иртәм «Тасма» стадионында йөгерүдән башлана. Бер көнне мин ун чакрымга йөгерсәм, икенче көнне 3 чакрымга. Һәр дистанция өчен тизлекне дөрес көйли белергә кирәк. Шуңа карап, күнегүләр дә төрлеләндерелә.
- Җиңү яулау өчен, яхшы физик әзерлек кенә түгел, көндәшләрнең мөмкинлеген яхшы белү, дөрес тактика сайлау да кирәк. Сезнеке нинди?
- Һәр спортчының максаты - җиңү. Моңа ирешү өчен, аларның үз юлы, үз тактикасы була. Мин ярышларга барган бер илдә дә экскурсияләргә йөрмәдем, гел кунакханә һәм стадион булды, хәзер дә шулай. Кайсы участокта ничек йөгерергә, кайда тизлекне арттырырга, таудан төшкәндә нинди тактика сайларга - бу һәр спортчыны борчый. Моны ачык белү өчен, ярышларга кадәр трассаны үзләштергән булырга тиешсең. Мин, стартка 3 көн кала, ял итәм: китап укыйм, трасса яки дистанцияне кайда ничек узасын хәтердә яңартып чыгам. Һәр спортчы ярышларда үзенең көндәшләрен яхшылап өйрәнергә, аларның мөмкинлекләрен яхшы белеп торырга тиеш. Көчле көндәшләрнең югары нәтиҗәне нинди температурада, нинди дымлылык вакытында күрсәткәнен беркетмәләр буенча да өйрәнергә туры килә. Чаңгыда көндәшләреңне узу тактикасы йөгерүдән аерыла. Беренчесендә, арттан килгән спортчылар белән беркадәр ара бар икән, тизлекне киметеп, бераз ял итеп алырга була. Ә менә йөгерүдә, озын дистанция генә булмаганда, көчне алай саклап булмый. Бигрәк тә көндәшләр җилкәңә үк сулап килгәндә.
«Уңышларым - Сания белән икебезнеке»
- Ир-атның уңышы артында хатын-кыз торуын да онытмыйк...
- Минем уңышларымда гаиләмнең булышлыгы бик зур роль уйнады. Әгәр гаиләдә сине аңламасалар, берни эшли алмыйсың. Хатыным мине гомер буе аңлап яшәде. Миңа гел витаминлы ризыклар гына әзерләде, ярышларга да гел ул әзерләп, кайгыртып җибәрде. Мин бу уңышларга Сания апагызның булышлыгы белән генә ирештем. Бу җиңүләрне икебезнеке дип саныйм.
- Балаларыгыз, оныкларыгыз арасында спортчылар бармы?
- Оныгым Рөстәм дзюдо белән күптән шөгыльләнә. Улы Тимур да шуңа тартылды. Икенче оныгымның улы Арсен футболны сайлады. Гаилә белән бергә җыелганда, футбол уйнарга бик яратабыз. Арсен шунда уйнап үсте. Бик сәләтле, кызык малай ул. Күрсәтергә алып барган көнне үк капкага оста итеп туп кертеп, тренерларны шаккатырган.
- Халыкара ярышларга йөреп, ипилек-тозлык булса да чит тел үзләштердегезме, читтәге коллегаларыгыз белән ничек аңлашасыз?
- Юк, телләр өйрәнеп булмады шул, инглиз телендә исәнме, саумыны өйрәнеп кайткан идем кайчандыр, анысы да онытылды инде. Бик кирәк булганда тәрҗемәчеләр ярдәмгә килә. Ә болай ишарәләр белән барыбер бер-беребезне аңлыйбыз.
Яшь буынга үрнәк шәхесләрне пропагандалау җитми
- Ярышларга бару чыгымнарын кем финанслый, спорт федерацияләре ярдәм итәме?
- Россия җыелма командасы әгъзасы булганга, барлык юл һәм тору чыгымнарын республиканың, Россиянең Спорт министрлыклары күтәрә. Паспорт, виза эшләтү мәшәкатьләре дә аларда. Минем эш - медаль генә алып кайту.
- Бүген спортчыларга дәүләт дәрәҗәсендә зур игътибар бирелә. Спорт федерацияләре, спортчылар тәкъдим иткән төбәкләр медальләр өчен зур гына премияләр түли. Ветеран спортчыларның уңышлары да премияләр белән билгеләп үтеләме?
- Бу хакта миннән күп сораганнары булды. Тагын бер тапкыр кабатлыйм - безгә мондый матди ярдәм юк. Мәскәү, Татарстан түләсен, ди, монда, Мәскәү бирсен, диләр. Башкасын өмет тә итмим инде, пенсиягә генә бераз өстәмә каралса, зыян итмәс иде. Ә ярышларда катнашуым акча өмет итүдән түгел, мине милләтпәрвәрлек хисе йөртә. Спортта булган сәләтем аша халкымны таныту - минем төп максатым. Менә, яшьләргә милләтпәрвәр тәрбия бирергә кирәк, дибез. Кызганыч, бүген бездә яшь буынга үз халкыңның дәрәҗәсен күтәрә торган үрнәк шәхесләрне пропагандалау җитми. Минем, мәсәлән, институтларга, мәктәпләргә барып, яшьләр белән аралашасым, тәҗрибәмне уртаклашасым килә. Кулымда машинам да бар, бензин өчен дә акча сорамыйм. Министрлыкка, менә шундый спортчы бар, аның белән очрашу оештырыгыз әле, дип мәктәпләргә бер шалтырату җитә югыйсә. Мин генә түгел, татарлардан үрнәк күрсәтүче милләттәшләребез бик күп, башка милләт вәкилләре дә җитәрлек. Яшьләр исән кеше үрнәгендә тәрбияләнсен иде. Бездә, кызганыч, кешенең кадерен үлгәч кенә аңлыйлар.
Комментарийлар