Шәһри Казан

17 апрель 2014 яңалыклары

  • 17 апрель 2014 - 10:06
    Әхмәт Сираҗиев: «Юдино таулары миннән чемпион ясады»
    Дөнья ареналарында үз хөрмәтенә 29 тапкыр Россия гимнын яңгыраткан, 72 еллык өзлексез эш стажы булган шәхес. - 86 яшьлек якташыбыз Әхмәт абый Сираҗиевны кыскача гына әнә шулай тасвирлап булыр иде. Ветеран спортчылар арасында чаңгы узышлары буенча 14 тапкыр - дөнья, йөгерү буенча өч тапкыр - Европа, 12 тапкыр дөнья чемпионы...
    657
    0
    0
  • 17 апрель 2014 - 09:44
    Пешка
    70 нче елларда Актаныш районына әдәбият атналыгы үткәрергә бардык. Уңыш бәйрәменә туры килдек: районга Кызыл Байрак тапшырырга Министрлар Советы рәисе урынбасары Мартынов шәхсән үзе килгән. Безгә әйләнеп караучы да юк: һәммәсе Мартынов белән мәшгуль. Банкетка чакырдылар чакыруын, әмма түргә түгел, иң ерак бер почмакка утырттылар. Мондый мөнәсәбәттән кәефе киткән талантлы...
    590
    0
    0
  • 17 апрель 2014 - 09:40
    Гаиләдә хатын-кыз һәрчак юл куярга тиешме?
    Кайчакта, дәшмәвең - алтын, диләрме әле?! Тыныч-тату гаиләдә яшәргә теләгән хатын-кыз иренә каршы әйтмәскә, йортны чисталыкта тотарга, акыллы, күндәм, сабыр булырга тиеш... Ислам дине буенча да, психологлар фикеренчә дә идеал хатын-кыз әнә шундый була. Ә сабыр касәң тулса нишләргә, «әйе, әйе» дигәнеңне бәяләүче булмаса, читтә йөреп кайткан иреңне елмаеп каршы...
    821
    0
    0
  • 17 апрель 2014 - 09:38
    Без Тукай алдында бурычлы
    15 апрельдә бер төркем язучылар һәм сәнгать әһелләре, Яңа Бистә зиратына барып, бөек шагыйребез Г.Тукай каберенә чәчәкләр салдылар.
    436
    0
    0
  • 17 апрель 2014 - 09:36
    Театрга мәхәббәт белем учагында кабына
    Театрга мәхәббәт балачактан уяна икән, ул гомер буе сүрелми торгандыр. Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә дә, әнә шул максатны күздә тотып булса кирәк, театр фестивале оештырганнар. Әлеге эштә башлап йөрүчеләрнең берсе - режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нурания Җамали.
    688
    0
    0
  • 17 апрель 2014 - 09:33
    Ундүрт яшендә артист булган егет
    Курчак театры артистлары, беренчедән, балаларга шатлык өләшсә, икенчедән, алар башка театрлар өчен тамашачы да әзерли. Бу театрда бары тик балаларны яраткан артист кына эшли ала. Алар үзләренең самими булулары белән һәрвакыт балачак илендә калалар сыман тоела. Әнә шундый актерларның берсе - Дилүс Хуҗиәхмәтов.
    813
    0
    0
  • 17 апрель 2014 - 09:30
    «Музыкаль дистә»гә – 1 ел!
    Әле кичә генә «Пирамида» күңел ачу комплексында «Болгар радиосы» милли музыка премиясен тапшыру тантанасы гөрләп узды кебек, ә йолдызлар инде янә яңа көрәшкә басты. Атнаның һәр шимбәсендә көй-моң аренасында җырчылар көч сынаша. Яраткан җырчыгызның җиңүгә атлавын Сез онлайн режимда www.tnv.ru сайтында күзәтә аласыз. Ә атна нәтиҗәләрен ТНВ каналы һәр шимбә,...
    666
    0
    0
  • 17 апрель 2014 - 07:42
    Чит ил паспортын тизрәк алыйм дисәң?!
    Кырым халкы бу көннәрдә, дәррәү кубып, Украина паспортларын Россиянекенә алмаштыру белән мәшгуль булса, россиялеләр чит ил паспортын (загранпаспортны) эшләтү мәшәкатьләренә чумган. Җәйге яллар сезоны якынлашканда ел саен шундый ажиотаж күзәтелеп ала инде. Аны тәүге тапкыр чит ил паспорты алырга теләүчеләр генә түгел, гамәлдә булу вакыты чыккан паспортларын тизрәк яңага алмаштырырга...
    609
    0
    0
  • 17 апрель 2014 - 07:40
    Үзе сары, үзе буялмаган
    Май бәйрәмнәренә дә күп калмады. Май, дигәч, күз алдына иң элек авылга кайтып өй юулар, баздан бәрәңге чыгарулар, бакча казулар, кишер чәчүләр килеп баса. Кишер дигәннән, һәр бакчачы, гадәттә, үзе теләгән сорт яки гибридны үстерә. Берәүләр кышка саклый торганына өстенлек бирсә, икенчеләр аны согын алыр өчен үстерә. Ә өченчеләр исә...
    713
    0
    0
  • 17 апрель 2014 - 07:38
    «Шәһри Казан» – җиңүче
    Татарстан мөселманнары диния нәзарәте динебезгә дәгъват итүче, ислам кыйммәтләрен халыкка җиткерүче журналистларның «Каләм» конкурсына йомгак ясады. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, «Татмедиа» агентлыгы, республика басмалары мөхәррирләре һәм журналистлары катнашында үтте.
    0
    0
    0
  • 17 апрель 2014 - 07:34
    «Хатын-кызның бөтен гүзәллеге – өйдә оста бикә булуда»...
    «Мисс мира», «Россия гүзәле», «Нечкәбил»... Гүзәллек конкурсларының ниндие генә юк бүген! Төз, сылу гәүдә, озын аяк, матур тән - җиңүче нәкъ шушы сыйфатларга ия булырга тиеш анда. Ә ТР Мөслимәләр берлеге тарафыннан оештырылачак гүзәллек бәйгесендә җиңү яулау өчен, чибәр булу гына аз, иң мөһиме - гаиләдә үрнәк хатын булу.
    781
    0
    0
  • 17 апрель 2014 - 07:29
    Бандерачылар кемнәр алар?
    «Украинада барган вакыйгалар турында сөйләгәндә, һаман бандерачыларны телгә алалар. Мәйданда Степан Бандераның портретын да элеп куйганнар иде. Нинди кеше ул? Гомумән, кемнәр соң ул бандерачылар? Шуны аңлатып бирегез әле! Рәмзия Сибгатуллина».
    597
    0
    0
  • 17 апрель 2014 - 07:27
    Грант аласың килсә...
    Үз эшен җәелдерү, үстерү өчен грант алырга теләгән фермерларга гариза һәм документларын 8 майга кадәр тапшырырга кирәк.
    0
    0
    0
  • 17 апрель 2014 - 07:25
    Карлар эреп тора, эшләр артып бара...
    Халык, кар сулары тизрәк агып бетсен, дип, канауларны ачып мәш килә, бакчага утыртачак үсентеләрнең хәстәрен күрә, орлыкка дигән бәрәңгесен чыгара... Абзарларда мал-туар да, көтүгә - иркенгә чыгар вакыт якынлашканын сизеп, тавыш бирә. Авыл язы менә шушындый, үзгә була шул ул!
    562
    0
    0
  • 17 апрель 2014 - 07:23
    Шәһәрне ташлап, авылга кайтырга?!
    Моңарчы халык урбанизация тәэсире аркасында авылдан шәһәргә «таю» ягын карый иде. Хәзер инде менә аны кире шәһәрдән авылга тартырга җыеналар. Ә бу рурализация дип атала.
    528
    0
    0
Реклама