16+

Хоккейчы Фетисовны сенатор Фетисов җиңде

Узган шимбәдә Рига шәһәрендә үткән КХЛ йолдызлары матчы мавыктыргыч уен, кызыклы конкурслар, хоккейчы Михаил Анисинның җырлавы белән генә түгел, легендар Вячеслав Фетисовның хоккей өлкәсеннән китүе турындагы белдерүе белән дә тарихка кереп калды. КХЛның Директорлар Советы рәисе, ЦСКА клубы президенты Фетисов бу карарын йолдызлар матчы алдыннан оештырылган матбугат очрашуында җиткерде. Хәтта...

Хоккейчы Фетисовны сенатор Фетисов җиңде

Узган шимбәдә Рига шәһәрендә үткән КХЛ йолдызлары матчы мавыктыргыч уен, кызыклы конкурслар, хоккейчы Михаил Анисинның җырлавы белән генә түгел, легендар Вячеслав Фетисовның хоккей өлкәсеннән китүе турындагы белдерүе белән дә тарихка кереп калды. КХЛның Директорлар Советы рәисе, ЦСКА клубы президенты Фетисов бу карарын йолдызлар матчы алдыннан оештырылган матбугат очрашуында җиткерде. Хәтта...

Узган шимбәдә Рига шәһәрендә үткән КХЛ йолдызлары матчы мавыктыргыч уен, кызыклы конкурслар, хоккейчы Михаил Анисинның җырлавы белән генә түгел, легендар Вячеслав Фетисовның хоккей өлкәсеннән китүе турындагы белдерүе белән дә тарихка кереп калды. КХЛның Директорлар Советы рәисе, ЦСКА клубы президенты Фетисов бу карарын йолдызлар матчы алдыннан оештырылган матбугат очрашуында җиткерде. Хәтта вазгыятьне белгән КХЛ президенты Александр Медведевны да Фетисовның матбугат очрашуында яңгыраткан бу сүзләре каушатып калдырган, диләр. «КХЛның Вячеславтан башка яшәвен күз алдына китереп бетерә алмыйм әле мин. Миңа аның бу белдерүен шәрехләү бик кыен», - ди КХЛ президенты.
Берьюлы ике түрә кәнәфиендә утырган Вячеслав Фетисовның ЦСКАдагы хәле бик үк ныклы түгеллеге моннан берничә айлар элек үк киң җәмәгатьчелеккә ачыла башлаган иде. Үзәк каналларның берсенә биргән интервьюсында ул ЦСКА командасының һаман нәтиҗәләр күрсәтә алмавына борчылып, клубның хуҗалары күп булуына, президент буларак үзенә эшләргә ирек бирмәүләренә зарланып алган иде.
Уртакул Үзәк армиячеләр клубына, элеккеге данын кайтару өчен, соңгы елларда ниләр генә эшләнмәде инде. Тренерлар да шактый алмашты, җитәкчелек тә. Узган сезонда Фетисов хәтта команда заявкасына кереп, бозга үзе чыгып уйнап та карады. Тик команда үткән сезонда плей-оффка да чыга алмады.
Президент Фетисов клуб бюджетын чикләгән һәм вакытында хезмәт хакы түләмәгән элеккеге иганәчедән канәгать булмыйча, җитәкчелек белән бергә, РФ Хөкүмәте башлыгы Владимир Путинга ЦСКАны финанслауда ярдәм сорап хат юллаган иде. Теләк чынга ашты, иганәче итеп «Роснефть» билгеләнгәч, Мәскәү клубының бюджеты да артты. Рәсми булмаган чыганакларга караганда, ул елына 70 млн доллар булырга мөмкин икән.
Кулында зур акча булганнар үзләренчә идарә итәргә ярата шул. «Роснефть» клубның киләчәк структурасында президент кәнәфиен Фетисов түгел, ә компаниянең топ-менеджеры биләргә тиешлеген ачык аңлаткан. Өстәвенә Фетисов үзе куйган генераль менеджер Сергей Немчинов та яңа хуҗалар ягына авышкан. Озак уйлардан соң, легендар хоккейчы туган клубы ЦСКАдан гына түгел, барысына да кул селтәп, үзе төзегән Континенталь хоккей лигасы белән җитәкчелектән дә китәргә уйлаган.
Спортчы буларак дөнья хоккее тарихында иң яхшы сакчыларның берсе булган Вячеслав Фетисов һәркемдә бары соклану һәм хөрмәт кенә уята. Ә менә аның җитәкчелек сыйфатларына карата төрле фикерләр бар. Функционер Фетисовны, ЦСКАга элекке данын кайтара алмауда гаепләп, җимерүче дип тә атаучылар бар. Аның хоккей системасыннан китү турында йолдызлар матчы алдыннан җиткерүен бәйрәмне бозды дип тә бәяләүчеләр булды.
Фетисов үзе бу карарны әтисе белән киңәшкәннән соң кабул ителде дип белдерә: «ЦСКАдагы соңгы 20 елдагы төп проблема акча, боз сарае өчен көрәш булды. Клуб тирәсендәге бу вазгыять мине туйдырды. Биредә калудан мәгънә юк дип уйлыйм». Бәлки кабат Америкага китәргә ниятләгәндер, дип уйлаучыларга аның катгый җавабы әзер: «Китмибез без!». «Россиядән беркая да китмәячәкмен. Ходайга шөкер, мин үземне тәэмин итә алырлык кеше, мөмкинлекләр җитәрлек, алга таба ни белән шөгыльләнергә белермен. Өстәвенә Федерация советында да бит әле мин. Үземне сенатор иткән Приморье крае мәнфәгатьләрен кайгыртуга зур игътибар бирәчәкмен», - ди ул. Фетисов шул ук вакытта хоккей дөньясына капкаларның бөтенләй ябылмавын аңларга урын калдыра һәм: «Бер әйберне дә кире какмыйм. Тәҗрибә, элемтәләр югалмый», - дип искәртә.
Хоккей дөньясында танылган шәхесләрнең күбесе Вячеслав Фетисовның бу карарын эмоцияләргә бирелү дип кабул итә һәм легендар хоккейчының иртәме-соңмы бу өлкәгә кабат кайтасына ышана.
«Россия-2» телеканалы комментаторы Сергей Гимаев:
- Минем өчен бу бөтенләй көтелмәгән хәл булды, баштарак ышанмадым да. Фетисовны бик көчле шәхес һәм функционер дип саныйм. Аның китүе ил хоккее өчен зур минус. Аңа кем нинди мөнәсәбәттә булуына карамастан, бер нәрсә ачык: бу - зур югалту. Ул моны эмоцияләренә бирелеп әйткәндер дип ышанасы килә. Славаның хоккей системасында калуын бик теләр идем. Аны алмаштырырлык башка кеше барлыгына ышанмыйм. Хоккей ветераннары белән очрашу вакытында Премьер-министр Владимир Путин, хоккей белән профессионаллар шөгыльләнергә тиеш, дигән иде. Фетисов һәртөрле постны биләргә сәләтле кеше. Тик минем өчен ул хоккей кешесе булды һәм шулай булып калачак та.
Ике тапкыр Олимпия чемпионы Владимир Петров:
- Фетисовның хоккейдан китүе мөмкин түгел. Ул - хоккей тарихы белән тыгыз бәйләнгән шәхес, шуңа күрә аны бөтенләй китте дип санау дөрес түгел. Ул һәрвакыт хоккейда калачак. Ә менә аның хоккей системасында биләгән вазифаларыннан китүе... Хәзер Фетисов сәясәт белән шөгыльләнә, бәлки хоккей аңа бу эшен алып барырга комачаулыйдыр. Иртәгә хәлнең бөтенләй үзгәрүе мөмкин.
Шунысы кызык: моннан берничә еллар элек ЦСКАның ул чактагы баш тренеры Вячеслав Быков клубтан киткәч, аны иң нык гаепләүчеләрнең берсе нәкъ менә Вячеслав Фетисов булган иде. Узган елгы дөнья чемпионатыннан соң да КХЛның Директорлар советы рәисе җыелма команда тренерын көчле тәнкыйть утына тотып, бу посттан җибәрелүе өчен зур тырышлык куйган иде. Дөнья булгач, төрле хәлләр була икән шул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading