Шәһри Казан

Иң яхшы җыр билгеле булды

«Россия, Казан, Универсиада» конкурсының Гран-приена «Прогульщики» рок-группасының «Мы - победители» җыры лаек булды. Конкурска нәтиҗәләрне узган атнаның җомгасында «ТНВ» телеканалында турыдан-туры эфир вакытында ясадылар. Гран-при хуҗасы да смс тавыш бирү ярдәмендә билгеләнде.

Реклама

Жюри рәисе булган Игорь Крутой финалга килә алмады. Видеомөрәҗәгать белән чыгып, ул катнашучыларга уңышлар теләде.
«Прогульщики» төркеме социаль челтәрләрдә уздырылган тавыш бирүдә үк лидер булган иде. Чөнки аның музыкантлары казанлыларга төрле шәһәр чараларында катнашулары белән яхшы таныш.
Жюри 60 эштән бары 13 композицияне генә сайлап алды. Бу җырлар Универсиадага багышланган җыентыкка да керделәр. Конкурс эшләрен катнашучылар Россия шәһәрләреннән генә түгел, Германия һәм Швейцариядән дә җибәргәннәр.
Тамашачыларның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча икенче урынны «Большой куш» төркеме, ә өченче урынны РФнең халык артисты Венера Ганиева язган җырны башкарган КДМСУ коллективы алды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: