16+

Җиңүче булуыбызны расладык

Татарстанның полиция хезмәткәрләре полиция һәм янгын сүндерү хезмәткәрләре арасында хоккей буенча XV Бөтендөнья уеннарында катнаштылар. «Динамо-МВД» хоккей командасы уенчылары Төньяк Ирландиядә узган уеннарда җиңү яулап, Казанга кайттылар.

Быел Татарстан полициясе хезмәткәрләре 2011 елда яулаган җиңүчеләр статусын расладылар. Ярышларда команданы озата барган ТР эчке эшләр министры урынбасары Андрей Рябов билгеләп узганча, элегрәк Татарстан командасы төркемнән чыга алмаган. Үзен 2011 елда гына таныткан ул. Соңгы ярышлар исә аларга иң көчлеләр статусын ныгытырга мөмкинлек биргән. Команда алты уенның берсен генә оттырган. Республика җыелма командасы составында чыгыш ясаган Зәй районы полиция хезмәткәре Евгений Захаров сүзләренчә, егетләр психологик киеренкелек тә кичергәннәр. «Без беренче чиратта җиңәргә генә түгел, ә 2011 елда юкка гына җиңүче булмавыбызны расларга бардык», - дип ассызыклады ул.
Белешмә өчен: быел полиция һәм янгын сүндерү хезмәткәрләре арасында Бөтендөнья уеннары Белфаст (Төньяк Ирландия) шәһәрендә 1-10 август көннәрендә спортның 57 төре буенча узды. Быел әлеге Уеннарда ТР буенча ЭЭМнан волейбол һәм алкалы хоккей буенча командалары да чыгыш ясады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading