16+

Җиңеп барганда... җиңелделәр

Казанның «Рубин» футбол командасы Махачкаланың «Анжи» командасына 2:1 исәбе белән җиңелде. Җиңәм дигәндә җиңелү бигрәк тә аяныч...

Җиңеп барганда... җиңелделәр

Казанның «Рубин» футбол командасы Махачкаланың «Анжи» командасына 2:1 исәбе белән җиңелде. Җиңәм дигәндә җиңелү бигрәк тә аяныч...

Уен ике якның да кискен көрәшеннән башланып киткән иде. Бер-берләренә куркыныч мизгелләрне тудырып кына тордылар алар баштарак. Тик капкачылар нык тордылар, туплар бер капкага да керә алмыйча интекте. Беренче 45 минутта тамашачыга, шулай итеп, «Гол!» дип бер тапкыр да кычкырырга туры килмәде. Икенче таймда казанлыларның уены өметлерәк күренде. Әмма 82 нче минутка кадәр таблода барыбер дә нульләр генә җемелдәште. Еременко нәкъ менә шул вакытта исәпне ачып җибәргән иде инде. Әмма 4 минут та үтмәде, Траоре, исәпне тигезләп, 1:1 итеп тә куйды. 89 нчы минутта исә «Анжи»лылар безне узып киттеләр... «Рубин» җиңүне үкенечле төстә «Анжи»га калдырды һәм Россия чемпионатының турнир таблицасында аны куып тота алмады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading