Реклама
Татарстанның көрәш федерациясе узган елның иң яхшы көрәшчеләр рейтингына төзәтмәләр кертте. Ике позициядә нәтиҗәләр дөрес исәпләнмәгән.
Көрәшчеләр рейтингы алты ярыш нәтиҗәләре буенча билгеләнә: Муса Җәлил, Данил Галиев турнирлары, Татарстан, Россия, дөнья чемпионатлары һәм Федерация Кубогына узган бәйге нәтиҗәләре буенча. Шулай итеп, көрәшчеләр рейтингының беренче урынында Ренас Кәлимуллин урнашкан (52 очко). Икенче урында - Радик Сәлахов (42 очко). Өченче урында - Раил Салахутдинов (36 очко). Беренче унлыкка шулай ук Илназ Минмуллин, Муса Галләмов, Рафаэль Кәлимуллин, Ислам Фәлахов, Илнар Галимов, Раббани Нургалиев һәм Раил Нургалиев кергән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз