16+

Җилне иярләүчеләр Чатыртауга җыелды

«Уй-хыялларыңа канат куяр өчен, шушындый лаек биеклек кирәк икән. Кочагыңда - рәшә сулышыннан тибрәнгән япан киңлекләр. Бу кодрәт каршында үзеңнең бик кечкенә зат икәнеңне беләсең, әмма тау, үз биеклеге белән исертеп, сиздермичә генә олылау хисе - юаныч бирә, күңел дөньяңның чиге офык сызыгына тоташа да... йөрәгең тау йөрәге белән бер...

Җилне иярләүчеләр Чатыртауга җыелды

«Уй-хыялларыңа канат куяр өчен, шушындый лаек биеклек кирәк икән. Кочагыңда - рәшә сулышыннан тибрәнгән япан киңлекләр. Бу кодрәт каршында үзеңнең бик кечкенә зат икәнеңне беләсең, әмма тау, үз биеклеге белән исертеп, сиздермичә генә олылау хисе - юаныч бирә, күңел дөньяңның чиге офык сызыгына тоташа да... йөрәгең тау йөрәге белән бер...

Татарстанның иң биек нокталарының берсе булган Чатыртау җилен ныклап торып «эшкә җигә» башладылар. Юк. Җил тегермәне куймадылар анысы. Азнакай, Баулы, Алабуга, Чаллы, Зәй, Туймазы, Октябрьск, Түбән Кама һәм Әлмәт парапланеристлары җыелды анда. Моңа кадәр мәшһүр якташыбыз язучы Марсель Галиев мәдхия җырлаган Чатыртауның мәгърурлыгын, аның «саф, мәҗүси» җиленең - әйе, әйе, «үлән өстенә менеп мәтәлчек ата, билеңнән алып көрмәкләшә, аягыңа сөт тешле көчек булып сарыла, куеныңа кереп, суык борынлы песи булып мырылдый, сабый булып чәчеңне тузгыта, йолыккалый» торган җилнең җирдән каерып алып күкләргә ашырырдай куәтен дә тойдылар ул көнне парапланеристлар. «Марсель ул Чатыртауны шуның кадәр күтәрде. Аның янында Памир таулары бер түмгәккә генә әйләнеп калды», - ди торган иде Туфан ага Миңнуллин. Спортчылар да яратты, үз итте бу тауны. Әбичәч-кылганнар өстенә түшәлгән төрледән-төрле «канатлар»ның җилгә сусап ятуы да, җил иркенә буйсынганнарына күзгә күренеп «җан иңүе» дә үзе бер гаҗәеп манзара иде. Аннан, тын алырга да онытып, җир белән күк арасында колач җәйгән канатларны күзәтергә генә кала. Үзебезчә итеп тауканатлар, җилканатлар кебегрәк сүзләр белән дә атап булыр иде аларны.
- Без һава торышына тулысынча буйсынабыз. Шуңа да аңа, «сез», дип, олылап эндәшәбез. Яшьләрне өйрәтүе бик җиңел. Алар шундук эләктереп ала. Очкандагы хис-тойгыларны аңлатып бетерә торган түгел. Үзебезнең клубта гына да соңгы елларда 60лап кеше шөгыльләнде. Балаларны без өйрәтә алабыз, әмма бу өлкәннәрнең матди ярдәменнән башка булмый. Бүген исә биредә бары тәҗрибәле парапланеристлар гына катнаша, чөнки каршылык полосасы булган агачларны да үтәргә кирәк, - ди ярышларның баш хөкемдары, Казанның «Икар» үтә җиңел авиация клубы җитәкчесе Радик Туйкин.
Баулыдан килгән Олег Назаров та әле булса җирнең түгел, ә күкнең тарту көчен тоеп яшәүчеләрдән. Украинада һәм Польшада 20 ел буе гражданнар авиациясе очучысы булган. Ул җитәкләгән «Flyday» клубы аша да 45ләп үсмер үткән. Россия күләмендәге ярышларда да катнашканнар. Призлы урыннар алганнар. «Самолетта очу ул бүтән нәрсә. Анда техника, мотор тавышы. Ә менә бу очу - чын очу, ичмасам. Монда шуның кадәр егәр, ләззәт аласың», - ди ул, рухланып.
Шулай да ничәдер минутка сузылган әлеге кәеф өчен күпме түләргә кирәк соң? Баксаң, иң очсыз дигән параплан да 40 мең, яхшы дигәне исә 60 мең сум тора икән. Аңа тагын подвеска, ягъни очучы утыргычы (15 мең), хәвефсезлекне тәэмин итәргә запас парашют (12 мең), махсус баш киеме (3 мең) дә кирәк. Инде кош күреме югарылыгыннан күргәннәреңне кинога да төшерәсең килә икән, шлемга беркетелә торган камерасыз (12 мең) да булмый, диләр.
2003 елда ук икесенә бер параплан сатып алып, Чатыртауга беренчеләрдән булып менгән сабакташ дуслар Рөстәм Мәһдиев (Азнакай) һәм Илдар Гәрәевне (Түбән Кама) дә биредә очраттым. Әле булса очалар. Алган травмалары да бу экстримга киртә куя алмаган. Шул ук вакытта Данис Мусин җитәкчелегендәге «АзФлай» - Азнакай командасы ярышта чыгыш ясаган иң яшь командаларның берсе булды. Составында ике очучы кыз булган бердәнбер команда буларак та, кабул итүче як буларак та алар игътибар үзәгендә иде.
Көн дәвамында барган ярышларда билгеләнгән маршрут буенча ераклыкка очуда Альберт Хуҗиев (Баулы), Рөстәм Мәһдиев (Азнакай) һәм Сергей Кондауровка (Чаллы) тиңнәр булмады. Ә җиргә төгәл очып төшүдә Айнур Ганиев (Баулы), Данис Мусин (Азнакай) һәм Сергей Кондауров (Чаллы) аерылып торды. 18 яшькә кадәрлеләр арасында Камил Шамгулов яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Шәхси беренчелектә җиңеп чыккан 26 яшьлек Альберт Хуҗиевны тотрыклы һәм камил техника күрсәтүче буларак билгеләп үттеләр. 11 яшендә оча башлаган егет икән Альберт. Җиңүчеләргә Азнакай муниципаль районының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык буенча идарәсе әзерләгән диплом, медальләр,акчалата бүләкләр һәм кызыксындыру премияләре тапшырылды.
Ике көн дәвамында барган әлеге чараны Азнакай үсмерләр хәрби-патриотик спорт аэроклубы директоры, элеккеге очучы Илдар Фазуллинның, шулай ук Әлмәт, Казан, Чаллы һәм Түбән Камадан дельталетларда килгән дусларының күрсәтмә чыгышлары да бизәде. Үтә җиңел авиация федерациясе рәисе Владимир Чупарков та, Азнакай муниципаль районы хакимият башлыгы Марсель Шәйдуллин да, аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин да шунда иде ул көнне. Алар исә күңел халәтен күкләргә күтәргән әлеге чарада катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Үзенең тауканатларын гына түгел, ә учакта пешкән пылау исен дә Чатыртау җиле әле озак юксыныр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading