16+

Ильвира Сәләхова: «Самбо буенча Россия чемпионы булырга шахмат ярдәм итте»

Аксубай кызы Ильвира Сәләхова Рязань шәһәрендә узган билбау көрәше буенча ярышларда Россия чемпионы исеменә ия булды. Хәзер ул ноябрь­дә узачак Дөнья чемпионатына әзерләнә.

Ильвира Сәләхова: «Самбо буенча Россия чемпионы булырга шахмат ярдәм итте»

Аксубай кызы Ильвира Сәләхова Рязань шәһәрендә узган билбау көрәше буенча ярышларда Россия чемпионы исеменә ия булды. Хәзер ул ноябрь­дә узачак Дөнья чемпионатына әзерләнә.

- Россия чемпионы булырга миңа... шахматлар ярдәм итте. Көрәштә бит алдың да салдың түгел. Монда, шахматтагы кебек, һәр алымны җентекләп уйларга, башны эшләтергә кирәк, - ди кыз.

Спортка беренче адымнарын ул нәкъ менә шахматтан башлаган. Җиде яшьлек вакытында әтисе Илһам аны шахмат һәм шашка түгәрәгенә яздыр­ган. Монда кыз беренче тапкыр җиңү тәмен тоя, республикакүләм ярышлардан беренче урыннар алып кайта башлый.

Ә самбо белән бабасы Ирек Сәләхов таныштыра. Ирек абый үзе дә яшь чагында оста көрәшче була, берсенә дә бил бирми. Аксубайда спорт комплексы ачылуга, ул, кыз дип тормый, оныгын да әкренләп көрәшкә тарта башлый. Ильвираның самбо белән шөгыльләнүенә дә биш ел инде. Узган ел спорт мастерына кандидат исемен алган.

- Россия күләмендә җи­ңү җиңел бирелмәде. Минем көндәшләр Төньяк Осетия, Мәскәү, Санкт-Петербург, Липецкның көчле көрәш мәктәпләреннән килгәннәр иде. Хәзер Дөнья чемпионатына әзерләнәм, - ди кыз.

Ильвираның бүгенге көндә самбо буенча яшүс­мерләр арасында разряды бар, биш тапкыр Татарстан чемпионы исемен алган ул. Ләкин кызның кызыксынулары моның белән генә чикләнми. Әти-әниләре дә, шатланып: «Ильвирадан башка районда бер генә ярыш та узмый», - ди. Әле мин шалтыратканда да, чемпион яңа гына волейбол ярышларыннан икенче урын алып кайткан иде. Районның кызлар командасында футбол, баскетбол, хоккей да уйный ул. Кыскасы, таштан яралган!


Ильвира спортның һәр төрендә беренчелеккә омтыла.

- Кечкенә чагында Иль­вира бик тыныч бала иде. Без аның ничек үсеп җиткәнен сизмәдек тә. Елап, кирелек күрсәтеп тә азап­ламады. Кайчан да булса спорт белән шөгыльләнер дип уйлап та карамадык. Өч бала үстерәбез, өчесен дә, куйган максатларына ирешеп, кешелекле булыр­га өйрәтәбез, - ди кызның әтисе Илһам Сәләхов.

Спортта гына түгел, мәктәптә дә алдынгылар рәтендә Ильвира. Төгәл фәннәргә бик хирыс икән. Хәзерге вакытта тугызынчы сыйныфта укый. Мәктәпне тәмамлагач, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында белем алмакчы. Бабасы һәм әтисе кебек, Ильвираның да полиция хезмәткәре буласы килә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading