Шәһри Казан

Ильяс Галимовтан башка 100 көн... Истә, мәңге истә!

Әйе, безнең арабыздан китеп барган иң атаклы көрәшчебез Ильяс Самат улының вафатына йөз көн булды. Бу безнең көрәшебез дөньясында яшәгән кешеләр өчен, көрәшне яраткан, үзе дә кайчандыр көрәшкән һәм көрәшә торган егетләребез өчен тетрәндергеч хәбәр һәм вакыйга булды.

Чирмешән районы төбәгендә дөньяга килгән Ильяс Галимов 17 яшендә Чистай совхоз-техникумына укырга керә. Урамда, зур булып күренү өчен тәмәке тартып торган бер вакытта, бер төркем егетләр янына бер кеше туктый һәм яшь егетләрне орыша башлый. Ильяс янына туктап, егеттән кайсы яктан булуы, көрәшкә мөнәсәбәте, авырлыгы турында сорый. Кичке биштә көрәш буенча тренировкага чакыра. Бу кеше классик көрәш буенча СССРның спорт остасы Әдип Салихҗан улы Нуруллин була. Төрле елларда көрәш дөньясына Әсхәт Гайфуллин, Данил Галиев, Анатолий Бозин, Равил Хәйруллин, Равил Яхин, Равил Минанов, Александр Кузнецов, Рәис Фәрдиев, Нәҗип Хөрмәтуллин һ.б. бик күп танылган батырларны зур келәмгә чыгарып таныткан остаз була ул.

Шулай итеп, Ильяс Самат улы бирелеп көрәш белән шөгыльләнә башлый. Шунда – Чистай техникумында җиңүләргә беренче адымнарны ясый ул. Бик тиздән Чаллы шәһәрендә үткәрелгән яшьләр арасындагы ярышта алар Марат Губеев белән икесе дә призер булып калалар. Көрәштәге тәүге җиңүләр шуннан башлана.
Ә иң беренче зур җиңүе 1998 елда Татарстан чемпионатында була. Шуннан республика ярышларын ул тугыз тапкыр җиңеп чыга. Муса Җәлил истәлегенә үткән турнирда – 9, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына үткән бәйгедә – 8, Россия чемпионатларында – 7 тапкыр җиңүче булып таныла. Шулай ук дөнья чемпионатында җиңү бәхете дә эләкте аңа. 34 тапкыр зур, титуллы һәм дәрәҗәле ярышларны оту аны чорыбызның иң күренекле көрәшчесе булып таныта. Көрәшне үстерүгә, танытуга керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан орден белән бүләкләнә. Моннан тыш, Ильяс бик күп тапкырлар Әлмәт Сабан туеның баш батыры булып таныла. Казан, Чистай, Чирмешән, Чаллы, Буа, Биектау, Самара һәм башка Сабан туйларының баш батыры була.

Реклама

Көрәшкәндә чын итеп көрәште ул, эленке-салынкы йөрмәде. Көндәшен, күтәреп алып, җирдән аерып, аяклары белән күтәртеп җибәреп (подбив), көчле куллары белән һаваларда әйләндереп келәмгә чиста итеп сала белде ул. Көрәш җәмәгатьчелегендә дә “Ильяс кебек күтәреп алып аркасына сала” дигән гыйбарә дә юктан гына барлыкка килмәде.

Көрәштән киткәндә дә матур итеп китә белде Ильяс. Лаеш районының иң матур табигать кочагында – Мишә елгасы буендагы аланга үзенең яшьтәшләрен, дусларын, туганнарын һәм укытучы-остазларын чакырды. Мул өстәлләр әзерләтеп, җырчылар, музыкантлар чакырып кунак итте, көрәш дөньясында янәшә булучыларга үзенең олы хөрмәтен күрсәтте. Аны да зурладылар: мәҗлескә 100гә якын кеше килгән иде.

...Әйе, Ильясның арабыздан китүенә дә 100 көн тулды. Ышанасы килми әле. Ул якында гына, безнең белән, безнең арада гына шикелле тоела. Батырның истәлеге, рухы мәңге безнең белән булырына шикләнмим дә.

Равил Хәйруллин,

СССРның спорт остасы, ТР көрәш федерациясе башкарма директоры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: