16+

Ирек Зиннуров: «Олимпия уеннарын без алдан ук оттырдык инде»

24 июль көнне берничә ай дәвамында Россиягә каршы барган допинг җәнҗалына нокта куелды. Халыкара Олимпия уеннары комитеты Россия җыелма командасына ярышларда катнашырга рөхсәт итте.

Ирек Зиннуров: «Олимпия уеннарын без алдан ук оттырдык инде»

24 июль көнне берничә ай дәвамында Россиягә каршы барган допинг җәнҗалына нокта куелды. Халыкара Олимпия уеннары комитеты Россия җыелма командасына ярышларда катнашырга рөхсәт итте.

- Безнең максат бер - Россиянең җыелма командасы допинг кулланганы өчен җавап бирергә тиеш! Икенче яктан, үз карьерасында бер тапкыр да допинг кулланмаган, «чиста» спортчыларга үзләренең гаепсез булуларын дәлилләргә мөмкинлек бирәбез. Бу Россиягә зур сабак булыр, - диде бу уңайдан Халыкара Олимпия уеннары комитеты президенты Томас Бах.

Спорт дөньясында бу хәбәргә сөенүчеләр дә, көенүчеләр дә табылды. Спортчыларның җелегенә үткән җәнҗал эзсез генә узмаячагы көн кебек ачык. Атлетларга Олимпиадада катнашырга рөхсәт бирелсә дә, безнекеләр хәзер уеннарга җиде кат иләк аша гына үтәчәк. Әйтик, бу көннән спорт карьерасында бер генә тапкыр булса да допинг куллануда тотылган спортчыга Риога юл ябык булачак. Гәрчә спортчы үз гаебен танып, соңгы елларда бөтенләй допинг кулланмаса да. Шулай итеп, безнең күп өметләр баглаган йөзүче кызыбыз Юлия Ефимова да Уеннарда катнашмаячак. Югыйсә соңгы елларда ул бары тик допингсыз, "чиста" җиңүләр генә яулады. Ни кызык, Халыкара Олимпия уеннары комитеты карары бары тик Россия спорчыларына гына кагыла. Шул ук допинг куллануда тотылган АКШ спортчылары Лашон Мерритт (400 метр аралыкка йөгерүче) белән Джастин Гэтлин (спринтер) башка спортчылар белән бертигез дәрәҗәдә ярышачак. Яңа законнар аларга тәэссир итми. Танылган спортчылар бу хәлне тагын сәясәт белән бәйли.

- Бу алдан ук уйлап куелган сәяси адым, - дип белдерде Россиянең атказанган спорт остасы, ике тапкыр Олимпия уеннары призеры, "Синтез" ватерпол клбуның өлкән тренеры Ирек Зиннуров.- Ярый әле спортчыларга Уеннарда катнашырга рөхсәт иттеләр, шуңа сөенеп туя алмыйбыз. Ләкин бу безгә карата басым азрак була дигән сүз түгел, киресенчә дә әле. Бу Уеннарда безнең һәм җитәкчеләрнең карашы нык булырга тиеш. Бөтен спорт федерацияләре безнең яклы, безне бетөенләй аклый ала иделәр.

Олимпия уеннарына бер атнадан артык вакыт калып бара. Хәзерге вакытта безнең спортчыларның чит ил ярышларында узган допинг-сынауларын янәдән тикшерәләр. Россиядә үткән допинг тикшеренүләрен Олимпия комитеты кабул итми. Россия бу өлкәдә башкаларның ышанычын бик озакка югалтты инде.
Сынауны узган спортчылар өчен дә бу Олимпиада бик авыр биреләчәк. Кайчандыр иң көчле булып саналган Россия командасы беренче өчлеккә кермәсә, бу безнең ил өчен күтәрә алмаслык хурлык булачак, ди спорт белгечләре. Ирек Зиннуров исә бу уеннарны без алдан ук оттырдык инде ди.

- Безнең спорт хәзер бик авыр чор кичерә. Алар барыбер беренче өчлеккә эләкмәячәк. Кызганыч, гадәттә ил иң күп медаль ала торган спорт төрләрендә безнең команда тулысынча Уеннарга кертелмәде. Шул ук җиңел атлетиканы гына алыйк, анда безнең медальгә дәгъва кылучы бер генә спортчы да калмады. Җиңел атлетикасыз җиңү юк безгә, - диде ул.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading