16+

Каһарманнар көрәше. Хәтта "договорняк"лар да юк!

Казанның "Ак Барс" Көрәш сараенда ике көн дәвамында чын мәгънәсендә эссе булды. Биредә татарча көрәш буенча иң дәрәҗәле бәйге - Муса Җәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан" газетасы гамәлгә куйган ярышлар үтте. Җиңүчеләр булып иң көчлеләр танылды. Командалар арасында беренчелекне янә Әлмәт командасы яулады.

Каһарманнар көрәше. Хәтта "договорняк"лар да юк!

Казанның "Ак Барс" Көрәш сараенда ике көн дәвамында чын мәгънәсендә эссе булды. Биредә татарча көрәш буенча иң дәрәҗәле бәйге - Муса Җәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан" газетасы гамәлгә куйган ярышлар үтте. Җиңүчеләр булып иң көчлеләр танылды. Командалар арасында беренчелекне янә Әлмәт командасы яулады.

Көрәш ярышларын матур итеп, җиренә җиткереп уздырырга өйрәнеп киләбез. Быелгы Муса Җәлил турнирыннан соң шул хакта уйланып куйдым. Монда кемнедер аерым атап чыгарасы килми. Пандемия белән бәйле тәнәфестән соң бәйгеләргә башкачарак карый башладык кебек. Халык та турнирларга теләбрәк йөри (гәрчә "Ак Барс" Көрәш сараен һаман да шыплап тутыра алмыйбыз әле), көрәшчеләр дә башкачарак көрәшә башлады кебек. Айдар Шәймәрдановның, көрәш федерациясе һәм спорт министрлыгы белән уртак тел табып, "Манзара" премиясендәге алым-тәрҗибәләрне дә рәсми ярышларга кертү матур нәтиҗәсен бирә. Әнә быел, ниһаять, күптән сөйләнеп тә, һаман гамәлгә ашырыла алмаган лотереяләр уйнату гына да ни тора! Ә бүләкләре! Бүләкләре хәтта "Манзара"дагыларыннан да кәттәрәк һәм күбрәк иде кебек: кофе машинасыннан алып, смартфон, телевизор, суыткычларга кадәр бар иде. Зал бизәлешен, зур камералардан ике көн дәвамында көрәшнең аерым мизгелләрен күрсәтүне, видеокабатлауларны, туры эфирларны әйтеп тә тормыйм. Алдагы ярышлар ничегрәк булыр - әлегә әйтеп булмый, әмма билгеле бер дәрәҗә куелган икән, хәзер инде түбән төшү ярамас.

Муса Җәлил турниры быел Чаллыда узар дип фаразланган иде. Моннан ничәдер еллар элек без анда бәйгеләрне оештыру дәрәҗәсенә соклана идек. Казанда да булдырырга мөмкин икән. Эшли белүчеләр генә кирәк. Ләкин Чаллыга да ярыш кирәк. Ни дисәң дә, икенче шәһәр бит ул бездә. Бәлки үзләренә федерация календаренә кертеп, федерация һәм спорт министрлыгы белән берлектә уздыра торган ярыш уйларга кирәктер. Түбән Камада әнә Данил Галиев истәлегенә, Әлмәттә "Татнефть" Кубогына шәп ярышлар уза. Бөтен республика, хәтта чит төбәк көрәшчеләре катнашында. Соңгы бер-ике елда автоградта милли көрәшебез ренессанс чорын кичерүен истә тотсак, ярышы да булыр дигән фаразда калабыз.

Каһарманнар

Ә инде "Ак Барс" Көрәш сараендагы бәйгегә әйләнеп кайтсак, көчлеләр хаклы рәвештә җиңү яулады. Беләсезме, хәтта "договорняк"лар да күренмәде. Көрәшчеләр үпкәләмәсен, әмма сөйләшенгән көрәшү, башкаручылары никадәр генә оста уйнаса да, көрәшне аңлаган, шунда кайнаган кешеләргә күренә, сизелә ул. Бу юлы канга батып диярлек көрәштеләр батырлар. Нигә шулай? Бу хакта инде күп сөйләдек: Муса Җәлил турнирын оту - ул милләт каһарманы булу белән бер үк диярлек.

60 килограммлылар арасында ике ел рәттән Кукмара егете Илсур Гимадутдинов җиңү яулады. Заманында Татарстан, Россия чемпионатларын откач, Илсурга әллә нәрсә булды шунда - җиңүчеләр арасында күрми башлаган идек. Кулга алды үзен: үзе дә тренер булып эшләүче егет җиңүчеләр арасына тагын керә башлады. Арттан әле яшьләр дә килә бит. Әнә, Илсур белән финалда очрашкан Ришат Исхаков (Чаллы) чемпионнан - 7, 3 урында калган егетләр 9 яшькә кечерәк.

65ләр арасында Илнар Закировка (Чистай) тиңнәр табылмады. Ә бит призерлар арасына керүчеләр  - исемле, дәрәҗәле егетләр! Финалда Илназ Шамил Локмановны чистага салды. Өченче урында исә - Илназ Минмуллин белән Раббани Нургалиев. Нинди шәп компания, шулай бит! Сүз уңаеннан, Закиров Чистайда көрәш түгәрәге алып бара, команда туплый, егетләр җыя. Чистайлыларның 8 урынга күтәрелүе - бу бит үзе бер сенсация! Ә нинди егетләр көрәште алар өчен: Айнур Сыртаев, Турал Азимовларга кадәр килгән бит! Бушка түгел, әлбәттә. Акчасын да түли беләләр, зурлый да беләләр. Афәрин!

70 килолылар арасында Айназ Тимиров белән Булат Юнысов арасындагы финал киеренке булды. Булат, 4 яшькә генә өлкәнрәк булса да, инде шактый тәҗрибәле, күпне күргән егет. Баштарак отып барса да, оттырды ул Айназга. Шатлыгыннан соңгысының остазы Илнур Хәйбуллин шәкертен билләреннән тотып, аркасына салды. Илнурның үзен дә келәмдә күрәсе килеп китте хәтта. Шәп тренер. Бу юлы да шәп көрәшчеләр алып килгән иде Казанга. Җиңүләре әле шактый булырга охшап тора.

75 кг.га кадәр үлчәүдә легендага әверелеп баручы Ренас Кәлимуллинның энесе Рафаэль Кәлимуллин икенче ел рәттән икенче калды. Узган ел Ленар Садыйков белән бәхәсле көрәштә булса, быел Лаеш вәкиле Динар Кәримуллин сүз калдырмыйча җиңүгә иреште.

80дә Рамил Синәкәев шәп җиңүләр яулады. Һәрбер көндәшен диярлек тел шартлатыр дәрәҗәгә җиткереп отты ул. Ярымфиналда чираттагы җиңүен яуларга килгән Артур Зөлкәрнәевны шактый өстенлек белән отса, финалда Рамил көчле көндәше Ренат Шәйхетдиновны бик матур алым белән чистага салды. Ренат, һичшиксез, моны көтмәгән иде. Синәкәев чемпион булып кына калмады. Ул әле "Ватаным Татарстан" газетасының мәрхүм Ильяс Галимов истәлегенә булдырган "Иң матур алым" номинациясендә дә җиңү яулады һәм 30 мең сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булды. Бу үлчәүдә Артур Зөлкәрнәев белән Илдар Гыйниятуллин - өченче. Илдар инде көрәштән киткән дә кебек иде, әмма командага ярдәм кирәк булуын аңлап, соңгы бәйгеләрдә катнаша башлады. Ярдәме тия әле һаман. Кызык факт: чемпионнар һәм призерлар арасына кергән көрәшчеләр арасында биш кенә егет 1990 еллардан өлкәнрәкләр. Илдар - шуларның берсе. Кыскасы, җиңүчеләр арасында буыннар алмашы ахырына якынлашты дип әйтергә мөмкин.

85тә Теләче командасыннан Ренас Кәлимуллин җиңде. Финалда элеккеге "якташы" Ранис Галимуллинны бирелдерде ул. Ренас Муса Җәлил турнирларын җиде тапкыр откан Сергей Павликны куып тотты. Муса Җәлил турнирын иң күп отучылар димәктән, Чаллы көрәшчесе Айрат Гилаев бу ярышта 12 мәртәбә батыр калган. Балтачтан Айдар Хәйретдинов 10 мәртәбә җиңүче булып танылды. Балык Бистәсеннән Илнар Әхмәтҗанов 9 тапкыр батыр калды. Ике ел элек мәрхүм булган Ильяс Галимов 9 тапкыр җиңү яулаган. Теләчедән Раил Нургалиев исә 8 тапкыр җиңүче. Димәк, Ренас киләсе елга Раилне дә куып тотарга мөмкин.

90 килолылар арасында узган елгы чемпионнар очрашты финалда. Кукмарадан Раил Сәлахетдинов былтыр 85тә чемпион калган иде, Илнар Галимов исә икенче ел рәттән 90лылар арасында җиңү яуларга теләде. Кызык кеше Раил - залны кузгата белә. Эмоцияләре, кул ишарәләре, йөзендәге төрле мимикалар белән. Финалга чыгу бер могҗизага да тиң булды әле аның. Алдагы әйләнешнең берсендә Раил Илмир Төхвәтуллин белән бил алышты. "Зверь" Раил белән көрәшә-көрәшә, бик тә тыныч тыелган Илмир да "зверьләнә" башламасынмы бер юлы. Кыскасы, таблода исәп - 1:1. Соңгы баллны Илмир яулады, димәк, ул алга узарга тиеш. Әмма очрашу тәмамланырга 4 секунд калып барганда, Раил бер баллык алым ясады. Башка берәү булса, җенләнеп бетәр, судьялар белән кычкырыша башлар иде, тик Илмир андый түгел шул. Башта килешүен белдереп, хөкемларның кулын кысты, аннан Раилне кочаклап котлады. Үрнәк алыгыз, егетләр!

100 килолылар арасында җиңүчеләр арасына кергән егетләргә күз салыйк: Булат Мусин, Айнур Сыртаев, Айдар Алтынбаев (Әлмәт), Руслан Рафиков (Балтач). Теләсе кайсы чемпион калырдай егетләр, шулай бит? Бу юлы Булатка бәхет елмайды. Елмайды гына түгел, ышанычлы җиңүләр яулады, шул исәптән финалда да чиста җиңүгә иреште. Миңа калса, үз-үзенә ышанычы Элдар Хәмитов белән очрашудан соң барлыкка килде анда. Элдар башта алда бара иде, ләкин соңрак бик киеренке шартларда Булат 4:2 исәбе белән җиңүгә иреште.

130 килолылар. Ну егетләр, дөресен әйтергә кирәктер, бүгенге көндә бу үлчәүдә Радик Сәлаховка көндәшләр юк. Бу ярышларда үз авырлыгында барлык төп көндәшләрен отып чыкты ул. Соңгы еллардагы төп көндәшләре Раил Нургалиев, Муса Галләмовларны җиңүләре артык җиңел дә бирелде кебек әле. Финалда исә Лаеш егете Руслан Газизуллинны да чистага салды ул. Афәрин, чемпион!

Иң авыр үлчәүдә исә Чаллы батыры Ранис Гыйләҗетдинов хаклы җиңүгә иреште. Шулай ук башкаларга әллә мөмкинлекләр калдырмыйча. Бу үлчәүдә дә абсолют лидер барлыкка килде бугай.

"Ватаным Татарстан" газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә уздырылган көрәш бәйгесенең җиңүчеләре:

60 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын — Илсур Гыймадетдинов (Кукмара)
2 урын — Ришат Исхаков (Чаллы)
3 урын — Алексей Абрамов (Лаеш), Раил Хәбибрахманов (Мамадыш)

65 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын — Илнар Закиров (Чистай)
2 урын — Шамил Локманов (Теләче)
3 урын — Илназ Миңмуллин (Балтач), Раббани Нургалиев (Актаныш)

70 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын — Айназ Тимиров (Чаллы)
2 урын — Булат Юнысов (Биектау)
3 урын — Илназ Рамазанов (Тукай), Илдар Закиров (Лаеш)

75 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын — Динар Кәримуллин (Лаеш)
2 урын — Рафаэль Кәлимуллин (Әлмәт)
3 урын — Илназ Шәмсиев (Баулы), Инсаф Кәримуллин (Арча)

80 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын — Рамил Синякаев (Әлмәт)
2 урын — Ренат Шәйхетдинов (Чаллы)
3 урын — Артур Зөлкәрнәев (Теләче), Илдар Гыйниятуллин (Теләче)

85 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын — Ренас Кәлимуллин (Теләче)
2 урын — Ранис Галимуллин (Лаеш)
3 урын — Айрат Сәмигуллин (Әлмәт), Ринас Садаров (Яңа Савин)

90 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын — Раил Сәлахетдинов (Кукмара)
2 урын — Илнар Галимов (Чаллы)
3 урын — Илсур Сафин (Лаеш), Нәфис Галиев (Кукмара)

100 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын — Булат Мусин (Яңа Савин)
2 урын — Айнур Сыртаев (Чистай)
3 урын — Айдар Алтынбаев (Әлмәт), Руслан Рафиков (Балтач)

130 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын — Радик Сәлахов (Әлмәт)
2 урын — Руслан Газизуллин (Лаеш)
3 урын — Муса Галләмов (Лаеш), Турал Азимов (Чистай)

130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:
1 урын — Ранис Гыйләҗетдинов (Чаллы)
2 урын — Альберт Ситдиков (Арча)
3 урын — Фәрхәт Фәйзуллин (Теләче), Фәнил Тимергалиев (Лаеш)

Командалар арасында беренчелекне Әлмәт командасы яулады. Икенче урында — Лаеш, өченче урында — Чаллы командасы.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading