16+

Камилә Вәлиева акланды, әмма алтын медале алынды. Нигә?

РУСАДА (Россия илкүләм допингка каршы оешма) Камилә Вәлиеваны допинг турындагы эш буенча гаепсез дип таныды, ләкин аның Россия чемпионы титулын гамәлдән чыгарды. Аклангач, нишләп Россия чемпионы исемен саклап кала алмады дигән сорау туа.  

Камилә Вәлиева акланды, әмма алтын медале алынды. Нигә?

РУСАДА (Россия илкүләм допингка каршы оешма) Камилә Вәлиеваны допинг турындагы эш буенча гаепсез дип таныды, ләкин аның Россия чемпионы титулын гамәлдән чыгарды. Аклангач, нишләп Россия чемпионы исемен саклап кала алмады дигән сорау туа.  

РУСАДА комитеты, кагыйдә бозу факты булуга карамастан, монда спортчы ягыннан гаеп яки ваемсызлык юк, дигән карар чыгарды. WADA үз чиратында бу карарга апелляцияне Спорт арбитраж судына (CAS) бирергә әзер.
Шул ук вакытта РУСАДА дисциплинар комитеты спортчының допинг пробасы алган көнне күрсәткән нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарды. Пробалар 2021 елның 25 декабрендә - Камилә Вәлиева Санкт-Петербургта Россия чемпионатында җиңү яулаган көнне алынган булган.

Пробалар Россия чемпионатында алынуга карамастан, допингка уңай нәтиҗә турында 2022 елның февралендә генә билгеле булды. Ул вакытта Камилә Олимпиадада фигуралы шуу буенча команда турнирында алтын яулады, тик бүләкләү тантанасы тикшерү башлану аркасында булмады.

Камилә Вәлиева социаль челтәрләрдәге профильләрдә Россия чемпионы титулы турындагы мәгълүматны инде алып та аткан.

Исегезгә төшерәбез: Камилә узган елның декабрендә узган Россия чемпионатында 2 нче урын алды. Аңарчы ул фигуралы шууда сикерү буенча Россия чемпионы исеменә лаек булды. 

Икенче атнага фигуралы шуу буенча Беренче канал кубогы ярышлары узачак. Анда Камилә дә катнашачак. Якташыбызга уңышлар телибез!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кара эчле кондэшлэре Россиядэ дэ житэрлек димэк.Россия чемионкасынын олимпиода допинг тавышына нинди катнашы бар. Алын артлы чип-чиста татар кызларының олимпиода чемпионнары булгач,кайбер тренерларның кара янып,боргалана-боргалана интервью биргэннэрен карап торгач,ах татарны хаман ничек курэлмилэр дигэн идем.Хэтта тренерларына да ныклап бэйлэнеп алдылар,тик тешлэре утеп бетмэде. Олимпиода да Россияне кимсетеп,без ничек телибез шулай була дигэнне анлатса,РУСАДА кылынмышы нэрсэне анлата.Без наданнарга шуны анлатыгыз эле.Ни очен,талантлы,чын чемпион кызга стртесс арты стресс остэп торалар.Татар кызы,тэрбияле кыз булганы оченме.Бэлки ниндидер бер шакал ченовникны,урысча эйткэндэ,"паслала куда по дольше"мы?

    Мөһим

    loading