Шәһри Казан

Каршы алыгыз: Фабио Капелло!

Бу көннәрдә Россиянең бөтен спорт матбугаты илнең җыелма командасына яңа баш тренеры турында төрле фикерләр белдерә. Берәүләр Гусс Хиддинк, Дик Адвокат кебек күп акча сорый торган тренерлардан соң, тагын зур акча түгүнең мәгънәсез булуын исбатласа, икенчеләр дон Фабионың уенчылар арасындагы абруена һәм команданы яңартуына ышана. Мин фәкыйрегез дә, Россия җыелма...

Фабио Капелло - үзенең таләпчәнлеге белән аерылып торучы шәхес. Карьерасында «Милан», «Рома» (Рим) һәм «Ювентус» (Турин) командалары белән 7 мәртәбә Италия чемпионы, Мадрид «Реал»ы белән 2 мәртәбә Испания чемпионы булуга ирешкән баш тренер. 1994 елда «Милан» белән Европа чемпионнары лигасын да откан шәхес ул. Соңгы эшләгән урыны Англия җыелма командасы. Аннан зур җәнҗал куптарып, Европа чемпионаты башланырга бер ай кала команданы ташлап китсә дә, Россия футбол җитәкчелеге аның белән килешү төзергә курыкмады.
Россия җыелма командасының яңа баш тренерына өлкәнәеп барган уенчыларга алмаш табасы, шулай ук илебездә үтәчәк дөнья чемпионатында катнашачак футболчыларны әзерлисе бар. Фабио Капелло белән контракт ике елдан соң өзү мөмкинлеге белән дүрт елга төзелгән. Бусы инде, әгәр 2014 елда дөнья чемпионатына эләкмәсәк, чарасын күрер өчендер, мөгаен. Әмма спорт белгечләре, ике елдан соң яхшырак контракт тәкъдим ителеп, китеп бармасын иде дип борчылалар.
Ни генә булса да, ил җыелмасының дилбегәсе 66 яшьлек италияле остазга тапшырылган инде. Уңышлы контрактның «беренче карлыгачларын» 7 сентябрьдә Төньяк Ирландиягә каршы узачак дөнья чемпионатының квалификация матчында күрербез.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: