16+

Казан чабышчыларны барлый

Казан үзенең спорт башкаласы булганын тагын бер кат раслады. 11 май көнне уздырылачак Казан җиңел атлетика марафоны республикага чит илләрдән дә чабышчыларны җәлеп итәчәк. Спорт казанлыларның көндәлек яшәү рәвешенә әйләнеп бетте инде. Һәр кич Универсиада авылында бер төркем яшьләр чабу белән шөгыльләнә, якшәмбе саен Максим Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм...

Казан үзенең спорт башкаласы булганын тагын бер кат раслады. 11 май көнне уздырылачак Казан җиңел атлетика марафоны республикага чит илләрдән дә чабышчыларны җәлеп итәчәк.
Спорт казанлыларның көндәлек яшәү рәвешенә әйләнеп бетте инде. Һәр кич Универсиада авылында бер төркем яшьләр чабу белән шөгыльләнә, якшәмбе саен Максим Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркындагы яшел чирәмлектә фитнес белән шөгыльләнәләр, урамда да үз сәламәтлеген кайгыртып чабып йөрүчеләр еш күренеш. Казанның Россия шәһәрләре арасында мондый зур проектка беренчеләрдән булып алынуы да гаҗәпләндерми шуңа күрә. Бу көнне спорт кына түгел, ә мәдәни чаралар белән тулы күңел ачу программасы да булачак.
42,195 км аралыктагы дистанцияне узарга теләгәннәр 11 май көнне «Казан-Арена» стадионы янына килә ала. Моның өчен алдан марафонның сайтында теркәлү узарга кирәк. Традицион дистанциядән кала, марафонда тагын 21,1 һәм 5 км лы трасса да әзерләнәчәк.
Марафонның маршруты Казанның тарихи урыннары буйлап сузылган. Җиңел атлетика федерациясенең халыкара ассоциациясе тарафыннан трассаны үлчәүдә катнашкан Вадим Злобин белдергәнчә, Казан марафоны юлы Европада иң матур дистанцияләрнең берсе булачак. Әлеге трасса биш елга сертификацияләнгән. Бу исә Казан марафонында дөнья рекордлары кую мөмкинлеге бар дигәнне аңлата.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading