16+

Казан сынатмады

Биргәненә мең шөкер, исән-сау гына чемпионат та үтеп китте. Татарстан тагын бер тапкыр дөнья күләмендәге ярышларны үткәрә алганын исбатлады.

Казан сынатмады

Биргәненә мең шөкер, исән-сау гына чемпионат та үтеп китте. Татарстан тагын бер тапкыр дөнья күләмендәге ярышларны үткәрә алганын исбатлады.

Кунак килүнең файдасын Казанга килгән һәркем күргәндер - шәһәр йөзгә кызыллык китерерлек түгел иде. Телеграмм баганасы саен кунаклаган чәчәкләрне генә күр - аларны үстереп, карап торган «Горводзеленхоз» хезмәткәрләре шәһәрдәге бу яшеллекнең никадәр көч сораганын үзләре генә белә торгандыр.

Казан Кирмәне фонындагы 27 метр биеклектән «очкан» спортчыларның фотолары үзләре генә дә ни тора! Моңарчы Казанга килгән туристларга манарадан сикергән Сөембикә турындагы легендаларны гына сөйләсәк, хәзер Казансуга таш кебек томырылган дөньякүләм билгеле спортчылар белән дә горурлана алабыз. Тагын кайсы Россия каласының тарихында бар шундый исемнәр? Мәскәү Казанга рәхмәтле булырга тиеш. Чит илләр белән мөнәсәбәтләр катлаулы булган бу заманда, Татарстанга килгән чит ил кешеләре Россия белән Казан аркылы таныша һәм бөтен Россияне дә Казан кебек кунакчыл, чиста һәм матур шәһәрле ил дип уйлый. 500 чакрым читкәрәк үтеп, берәр чын Россия өлкәсе шәһәрләрен күреп карасалар, белерләр иде ни икәнен. Ә бит Казан да унбиш ел элек кенә шундый ук провинциаль бер кала иде - рәтсез-чиратсыз йөргән тишек троллейбуслары үткәндә, тузанга күмелеп калганнар хәтердә әле.

Ни генә дисәң дә, Россия ак аюлар иле. Әле тагын балет Россиянең символы санала. Юкка гына түгелдер. Су спорты төрләре буенча чемпионат шуны тагын бер тапкыр раслады.

Күпчелек алтын медальләрне - тугыз «алтынның» сигезен Россия җыелма командасы синхрон йөзү буенча алды. Кызлар аркасында инде. Алар коткарып калды. Бердәнбер алтын медальле ир спортчыбыз - «Язның унҗиде мизгеле» фильмындагы көйгә «Штирлиц» булып чыгыш ясаган Мальцев. Үзебездә узган ярышларда Россия өченче урынны гына яулый алды.

Ике зур елга чатында урнашкан Татарстанның, дөньякүләм су спорты төрләре буенча чемпионат үткәрә алган Казанның киләчәктә үз чемпионнары булырга тиеш. Безнең киләчәктә чемпион була алырлык балаларны әзерләрлек мөмкинлекләребез - спорт сарайларыбыз да, бассейннарыбыз да җитәрлек. Әгәр Универсиада алдыннан төзелгән спорт биналары һәм быелгы чемпионаттан шундый нәтиҗә алабыз икән, димәк, тырышканнар бушка түгел булып чыга. Үрнәк булырлык спортчыларыбыз бар - шушы чемпионатта гына да безнең синхрон йөзүчебез, Чаллы кызы Лилия Низамова өч «алтын» иясе булды.

Без грандиоз вакыйгалар республикасы. 2008 елда Татарстан халкы дөньяда Универсиада дигән ярышлар барлыгын белде. 2013 елда исә Универсиада федерациясе Универсиаданы ничек үткәрергә кирәклеген Казанда күреп китте. Татарстанлыларга хәзер телгә җайсызрак тагын бер сүзне өйрәнә башларга кирәк. «Ворлдскиллс». WorldSkills - «дөнья һөнәрләре» - һөнәри осталык буенча дөньякүләм ярыш. Моңарчы спорт белән генә танылсак, хәзер эшче профессияләрне үзләштерә башлыйбыз. 2019 елда Казанга бөтен дөньядан ипи пешерүчедән алып токарьга кадәр киләчәк һәм осталыкларын күрсәтәчәк. Бу ярышларны «һөнәрчеләр Олимпиадасы» дип тә атыйлар. Моңарчы Казанда спорт биналары гына салынса, хәзер Мәскәүдәге ВДНХ кебек галәмәт зур күргәзмәләр төзеләчәген көтәргә кирәктер - ул кадәр һөнәрчеләргә эшләрен күрсәтергә урын кирәк бит... Галәмәт күп һөнәрчеләр килү үзебездәге эшче профессияләрнең дәрәҗәсен күтәрүгә китерәчәк - булыр-булмас вузда юрист дипломы сатып алып, кибеттә кассир булып эшләү модасы бетүгә таба йөз тотар, мөгаен. Хәзер инде спорт уеннарын үткәрергә тәмам күнегеп беттек, 2018 елгы футбол чемпионаты гадәти бер күренеш кенә булып тоела. Планканы бик югары күтәрде безнекеләр, югарыдын егылган каты егыла, шуңа да егылырга һич кенә дә хакыбыз юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading