16 гыйнварда Казан теннис академиясендә бадминтон буенча Татарстан чемпионаты ачыла.
Әлеге ярышларда республикабызның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән иң көчле бадминтончы ир-егетләр һәм хатын-кызлар көч сынашачаклар. Алар бердәм яшь төркемнәрендә ялгыз, парлы һәм катнаш категорияләрдә катнашачаклар.
Ярышлар расписаниясе:
16 гыйнвар
14.00 - тантаналы ачу
14.20 - ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым категорияләрдәге ярышлар
17 гыйнвар
09.00 - ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым категорияләрдәге ярышлар
16.00 - парлы һәм катнаш категорияләрдә уеннар
18 гыйнвар
09.00 - парлы һәм катнаш категорияләрдә уеннар
17.00 - барлык категорияләрнең дә финал уеннары
19.00 - ярышларның җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү
Фото: resource.tv5news.mn
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар