16+

Казанда БДБ илләре Уеннары башлана. Котлаулар килә

Бүген Казанда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләре Уеннарын ачу тантанасы узачак. 14 яшьтән 23 яшькә кадәрге кызлар һәм егетләр арасында узачак ярышларда барлыгы 16 спорт төреннән 182 комплект медаль уйнатылачак. Бәйгедә Татарстан спортчылары да катнаша.

Ярышта катнашучыларга һәм оештыручылар исеменә үзенең котлау сүзләрен Россия Хөкүмәте башлыгы урынбасары Дмитрий Чернышенко да юллады. Үзене котлау сүзендә ул бәйгедә 9 ил вәкилләренең катнашуын билгеләп үткән һәм әлеге Уеннарны берләшү, дуслык билгесе дип ассызыклаган. Шул ук вакытта, Уеннар БДБ илләренең тәҗрибә уртаклашу, уртак диалогның дәвам иттерелеше өчен менә дигән мәйдан булуы да искәртелә. Уеннар программасына милли төрләр - билбаулы көрәш һәм көрәшнең кертелүе исә милли-мәдәни үзенчәлекләрне күрсәтү өчен мөмкинлек икәнлеге дә белдерелә. Дмитрий Чернышенко Уеннарның Казанда уздырылуы очраклы түгел, ди. "Казан - күпмилләтле, менә дигән спорт инфраструктурасы булган, халыкара ярышларның катнашучыларын һәм кунакларын иң югары дәрәҗәдә кабул итә алырлык шәһәр", диелә котлау хәбәрендә.

Искәртеп узабыз: ярышлар узган елның август аенда узарга тиеш иде.

БДБ илләре белән дуслыкны ныгытуда Владимир Путин да зур эш алып бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading